Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар драма театры сезонны Чехов әсәре белән ача


Чаллыда театр мизгелен ачачак "Дядя Ваня" спектакленнән өзек
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00

Чаллыда быелгы театр мизгелен ачачак "Дядя Ваня" спектакленнән бер өзек

2 октябрь Чаллы татар драма театры сезонын Антон Чеховның "Дядя Ваня" әсәре белән башлап җибәрәчәк. Афишалардан күренгәнчә, әсәрнең татарча исеме – "Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!". Моңа бүгенге көндә татар әдипләренең, сәнгатькәрләренең сәхнәгә күтәрерлек әсәрләре булмау сәбәпче түгел, ди театр җитәкчеләре.

Яңа театр сезоны башланырга санаулы гына көннәр калганда Чаллы татар драма театры җитәкчеләре матбугат очрашуы уздырды. Очрашуга килгән журналистлар өчен премьерадан 15 минутлык өзек күрсәтелде. Аннан соң Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов, театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов яңа сезонда куелачак тамашалар хакында сөйләделәр.

Рашат әфәнде быел Чаллы театрының 500 мең сумлык грант отуын, шушы акчага Чеховның “Дядя Ваня”сын сәхнәләштерүгә алынуларын да әйтеп китте. Сезонның ни өчен Чехов әсәре белән башлауның сәбәпләре хакындагы сорауларга да җавап бирделәр.

Чаллы театры мизгелне ачачак "Дядя Ваня" әсәрен тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

Фаил әфәнде очрашу барышында: "Татарның театрлары күп. Шул күп театрларга сирәк булса да Чехов әсәрләре дә килеп керә. Менә заманында бер татар театрында Чеховның "Акчарлаклар"ы ("Чайки") уңышлы гына сәхнәләштерелгән иде. Менә без "Дядя Ваня"га алындык. Бу безгә якынрак тема. Чөнки ул авыл тормышына якын. Ә Чаллы – ул кичәге авыл. Монда шул ук кичәге авыл әбиләре җыела, нишләтәсең.

Моннан 100 ел элек Чехов “Бездән соң яшәгәннәр нишләр микән?” дигән сорауны куя. Менә карап-карап карыйбыз да, тормышта әллә ни үзгәреш юк. Кеше туа, үсә. Нинди генә хәлләргә юлыкса да, кеше кеше булып калырга тиешлеге күренә. Әле Чехов бәхетлерәк вакытта яшәгән икән дигән фикергә дә киләсең. Хәзер сөртенә-сөртенә барып, тагын да кыенрак хәлләргә тарыйбыз бит. Шушы вазгыятьләрне Чехов нечкәлеге белән, Чехов тоемлавы белән күрсәтергә омтылдык. Ни дәрәҗәдә Чеховка якын килә алганбыздыр, монысын инде тамашачы бәяләр", диде.

– Соңгы елларда татарча язылган әсәрләр арасында сәхнәгә чыгарырдайларының бик аз булуы турында театр әһелләре даими зарланып килде. Инде Чеховка мөрәҗәгать итүнең, аның “Ваня дәдәй”е белән сезонны башлау – шул чын татарча әсәрләр җитешмәү белән бәйле түгелме икән? Татар театрының сезонны татар тамашасы белән ачып җибәрмәүне хупламаучылар да булачак бит?

Чаллы татар драма театры афишасы
Чаллы татар драма театры афишасы

– Әгәр әсәр сәхнәгә менгән икән – инде проблем чишелде дигән сүз. Пьесалар языла. Ләкин алар безнең репертуарда бар инде, эчтәлеге ягыннан. Монда инде кабатлану килеп чыга. Мондый очракларда без классикларга мөрәҗәгать итәбез. Шул арада безнең авторлар сиңа кирәкле тема буенча яхшы әсәр язып алып килә. Чехов әсәре аша без үзебезнең осталыкка ирешүне дә максат итеп куйдык. Моны шулай итеп кабул итәргә кирәк, дигән фикерләрен белдерде Фаил Ибраһим.

Рашат Фәйзрахманов бу урында мондый өстәмәсен җиткерде:

– Татар тамашачысы Чехов әсәре белән дә якыннан таныш булырга тиеш. Күп кенә дәүләт театрларында Чехов, Островский әсәрләре куелып килә. Дөньякүләм сәнгать белән татар тамашачысы да үзенә кирәкне алсын.

Фоат Зарипов
Фоат Зарипов

Спектакльдә төп рольне – Ваня дәдәйне Әлмәт театры артисты Фоат Зарипов уйный. Әлмәттән тагын бер артист – Зөбәрҗәт Халикова да бар. Ваня дәдәй ролен башкаручы Чаллы артистының сәламәтлеге бераз какшап китү сәбәпле, әлмәтләрне чакырганнар.

Шулай итеп, Чаллы һәм Әлмәт артистлары беренче тапкыр Чехов әсәрен Татарстанның икенче каласы саналган театр сәхнәсенә чыгаралар. Быелдан ук шушы тамаша белән башка төбәкләргә чыгуны да максат итеп куйганнар.

XS
SM
MD
LG