Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Фәүзия Бәйрәмова: "Ана" китабы Чыңгыз Айтматов турында түгел"


29 сентябрь Чаллының Яңа шәһәрдәге татар китапханәсендә язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Автор әйтүенчә, әлеге китап чыкканчы ук "татар өчен сүз әйтмәгән кеше" турында китап язудан баш тартырга чакырганнар.

Чаллының 14нче бистәсендәге татар китапханәсе хезмәткәрләре Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” дип исемләнгән китабын укучыларга тәкъдим итте. Кичәгә китапны язучы Фәүзия ханым да килгән иде. Очрашуда кереш сүзләрне китапханә мөдире Әлфия Аксуева һәм бүлек мөдире Алмазия Шәихова җиткерде. Китапның язылу үзенчәлекләре хакында Фәүзия Бәйрәмова үзе сөйләде:

– Бу китапны язу бер караганда кисәк кенә килеп чыкты кебек. Икенчедән, бу китапны язу өчен мин үзем дә гомер буе әзерләнгәнмен икән. Кисәк дигәнем, узган ел ураза аенда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров шалтыратып: “Фәүзия ханым, Чыңгыз Айтматов әнисе турында китап язарга кирәк. Аны сез язарга тиеш”, диде. Мин әлбәттә югалып калдым, мондый сөйләшүгә әзер түгел идем. Башка билгеләнгән эшләрем дә бар иде. Әмма татарда бер гадәт бар, без “ярар” сүзен бик тиз әйтәбез, мин дә ярар дидем. Шулай дигәч, инде без чигенмибез, безнең буын шулай тәрбияләнгән. Шушы сүзне әйткәч, мин китап өчен материаллар тупларга керештем. Башта Кукмара районы Мәчкәрә авылына баруны кирәк таптым. Чөнки Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә һәм абыйсы Мәчкәрә авылыннан бит. Бу авылда булгач, Киров өлкәсе Малмыж шәһәренә юл алдым. Ревизия материалларын табу өчен Киров каласының үзенә дә бардым. Ревизия материалларында нык буталчыклык күренә иде: шәҗәрәдә бер төрле, ревизиядә икенче төрле мәгълүматлар. Галимнәр белән киңәшләшкәч, боларга да җавап таптым.

Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар

Аннан инде Кыргызстанга чыгып китәргә туры килде. Биредәге татарлар оешмасы кыргыз җәмгыятләре белән бергә Нәгыймә апа Габделвәлиева-Айтматованың 110 еллыгын уздыралар иде. Безне бу якка юл чыгымнарын түләп конгресс җибәрде. Ркаил Зәйдулла әдәби әсәр язачак, мин документаль китап язарга тиеш идем. Барып җитүгә мәҗлескә эләктек. Бүләкләребезне бирдек, сүзләребезне әйттек. Анда мин Нәгыймә апа туган Каракол шәһәренә барырга теләвемне дә җиткердем. Бу шәһәр еракта, Кытай чигендә, Ыссык күле буенда. Монда очкычлар да очмый, пароходлар да йөзми. Машина юллары да бер яклы гына.

Караколга баруыбыз уңышлы булды, музейларда, архивларда эзләндек, туганнарын, чыбык очларын күрдек. Менә шушында мин Нәгыймә апаның тормыш юлын торгыза башладым. Беренче чиратта ире аша. Чөнки ир кайда – хатын шунда. Барыбер җитәрлек материаллар туплау булмады. Чөнки аның тормыш юлын туганнары да, балалары да белми булып чыкты. Һәркайсы Нәгыймә апа биографиясен төрлечә сөйләде. Менә шул дистәләгән төрлечә сөйләүләрдән мин Нәгыймә апаның тормыш юлын төзедем. Дөрес, монда бераз гына ачык калган, сораулы урыннар да бар.

Истәлекләрне туплагач, миндә шундый сорау да туды: ни өчен Чыңгыз Айтматов әнисе турында бер әйбер дә язмаган? Бу хәлнең булуы мөмкин түгел бит. Мин эзләнә торгач, белдем – Германиядә диктофоннан күчереп яздырган истәлекләрне соңрак Кыргызстанда “Детство” исеме белән урысча бастырып чыгаралар. Шушы китапны зур авырлык белән таптык. Башка эзләнүләрем дә дәвам итте. Шушы чорларда мин кар яуганын да, кар эрегәнен дә, агачлар яфрак чыгарганны да күрмәдем. Ләкин инде китап 15 майда татар конгрессындагы җиде йөзләп кунакның букчаларында бүләк булып ята иде.

Фәүзия Бәйрәмова китапның язылу тарихын сөйли

Фәүзия Бәйрәмова китапның язылу тарихын сөйли

Ничек язганымны үзем генә беләм. Беренче каршылык материал җитмәүдә булса, икенчесе моннан да авыр иде. Үземнең каләмдәшләрем дә, аркадашларым да, шул ук Казанда да әйттеләр, ник син аларны күтәрәсең, алар бит татар халкы өчен бер нәрсә дә эшләмәгәннәр бит, диделәр. Чыңгыз Айтматов “мин татар” дип әйтмәгән, татарлыгын язмаган. Катнаш никахларга гомер буе каршы булдың, монда үзләрендә катнаш никах, ник аларны күтәрәсең дип кулыма сугып тордылар. Нишләргә дигән сорауны күп күтәрдем. Әле ярый Нәгыймә апа язмышын өйрәнгәндә аның кешелеклелек сыйфатларына игътибар бирдем. Шуннан бу китапны язуга каршы булучыларга: “Мин Чыңгыз Айтматов турында китап язмыйм. Аның турында берничә урында гына әйтеп кителә. Алдарак әйтелгән “Детство” китабында да әнисе турында бер-ике генә җөмлә әйткән булып чыкты. Ә мин шушы китапта әнисенә багышланган бер бүлек булыр дип уйлыйм. Китап балачак турында бит. Ана турында бүлек юк. Китабымны кешелекле кеше булган Нәгыймә апага багышладым”, дидем.

Нәгыймә апаның балалык еллары искиткеч бәхеттә үтә. Хәмзә абый бөтен Кыргызстанда, Русиядә танылган, патшага тауар ташый торган беренче гильдияле сәүдәгәр була. Караколда өч йорты, биш кибете, Ыссык күл буйларында комбинатлары була. Сигез баласы тәгәрәшеп рәхәтлектә үсә. Советлар килүгә барысын да тартып ала. Туганнарның кайсын асалар, кайсын аталар. Гаилә оясы пыран-заран китерелә. Нәгыймә апаның ирен дә 1937 елда кулга алалар. Шушы хатын тормыш авырлыкларының нәрсә икәнлеген шушы елларда татый. Аның сәламәтлеге дә нык какшаган, 45 яшендә икенче төркем инвалид була. Нәгыймә апаның батырлыгы Чыңгыз Айтматовны да тәрбияләүдә түгел, шушы авыр елларда, җир идәнле өйләрдә яшәп тә баларын ачтан үтерми, аларга тәрбия, белем бирә ала. Шуңа мине татарга бер әйбер дә эшләмәгән Чыңгыз Айтматов турында язуда гаепләмәсеннәр иде. Нәгыймә апа чын мәгънәсендә милләтләрнең анасы булырлык шәхес. Кукмарадагы эзләнүләремдә миңа җирле музей җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина зур ярдәм күрсәтте. Мин аңа да рәхмәтле.

Фәүзия Бәйрәмованың шушы чыгышы, аңлатмаларыннан соң очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шулай ук Фәүзия ханымның эшчәнлегенә бәя биреп үз фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Чаллының танылган мәгариф хезмәткәре Зәбир Хәлимов “Ана” китабы татар дөньясында үзенең лаеклы урынын табар дигән ышанычын белдерде. Аннан язучы Айдар Хәлим сүз алды:

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

– Фәүзия ханым, беребезнең дә кулыннан килмәгән эш башкаргансыз. Әгәр 400ләп саналган татар язучыларының барысын мыскалның бер ягына, сезне икенче ягына бастырсак, сезнең як мыскалы шулкадәр күп санлы китапларыгыз белән басып китәчәк. Чыңгыз абыйны күргәнем булды. Мостай Кәрим юбилееннан соң аны аэропортка кадәр озаткан идем.

Чыңгыз Айтматов та, Мостай Кәрим дә татар милләтенә карата ниндидер бер кырыс мөнәсәбәттә булдылар. Чыңгыз Айтматовның татар анасын җылы сүзләр белән искә алмавы татар темасыннан чигенүен күрсәтәдер. Ул әнисенең туган җирен дә күрә алмый. Күрергә дип сиксән яшенә чыккач, Кукмара якларына юл алгач, Казанга килеп җиткәч, Мәчкәрәгә санаулы чакрымнар гына калгач, нык авырып китә, Казан хастаханәсенә салалар. Аннан Германия хастаханәсендә вафат була. Мин аны әнисенең туган авылына кайтып җитәргә санаулы гына чакрымнар калганда ук, Казан хастаханәсенә эләгүгә, рухи яктан вафат булды дип саныйм.

Бездә әле дә булса атаклы татар фамилияләре белән горурланучылар җитәрлек. Татарга берни дә бирмәгән адәмнәрнең фамилияләре белән горурлану урынсыздыр.

Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин:

Факил Сафин

Факил Сафин

– Фәүзия ханым, сез Нәгыймә апаның тормыш юлын торгызуда эш башлап, никадәр зур катламнарны да кубардыгыз. “Ана” әсәрен укыгач, шундый фикергә килдем, диде.

Биредә шулай ук татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе, Гали Акыш исемендәге лицей директоры Шамил Закиров, Чаллы педагогия институты мөгаллимәсе, язучы Рәзинә Мөхияр һәм башкалар чыгыш ясады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG