Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан нәшрияты яңа дәреслек концепциясе өчен акчаның ник аз булуын аңлатты


Яңа дәреслекнең иң яхшы концепциясен тәкъдим иткән авторга 10 мең сум биреләчәк
Яңа дәреслекнең иң яхшы концепциясен тәкъдим иткән авторга 10 мең сум биреләчәк

Шушы көннәрдә Татарстанда урыс телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә конкурс игълан ителүе хәбәр ителде. Конкурста җиңүчеләргә анда акчалата көлкеле суммалар каралганы Азатлык укучыларында сораулар уятты.

Бәйгене Татар китап нәшрияты игълан иткән. Әлеге конкурсны ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздыра.

Урыс телле балалар өчен яңа дәреслек "И, матур татар теле" дип аталачак, һәм әлеге китапның иң яхшы концепциясен тәкъдим иткән автор бүләккә 10 мең сум алачак. Икенче урынга – 7 мең сум, өченче урынга 5 мең сум каралган.

Азатлык сәхифәсе укучылары арасында бу саннар зур ризасызлык тудырды. Татар теле дәреслеге концепциясе өчен мондый бәя көлке дип бәяләнде. Вазгыятьне Азатлыкка Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Абязова аңлатты:

– Конкурс нигезләмәсе буенча иң яхшы концепцияне тәкъдим иткән автор белән килешү төзеләчәк. Әлеге автор белән бергә яңа дәреслекләр сериясен бастырачакбыз. Ягъни, акчалата бүләк әзер дәреслек өчен түгел, ә аның концепциясе өчен. Моннан кала, дәреслек бастырылган очракта, авторга нәшрият раслаган күләмдә авторлык гонорары да түләнәчәк, диде Абязова.

XS
SM
MD
LG