Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Татарстан район-авылларында төрле җәмәгать эшләренә укытучыларны җәлеп итү артты. Укытучылар көне алдыннан Азатлык кайбер укытучылардан бу мәсьәлә турында сорашты.

5 октябрь укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Заманында зур ихтирамга лаек укытучыларның бүген дәрәҗәсе төште дияргә була. Гәрчә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов "Укытучы өчен дәрес – иң беренче урында булырга тиеш" дисә дә, укытучыларны төрле җәмәгать эшләренә җәлеп итү артты. Бу хакта Азатылкка сөйләгән укытучылар эш урыннарын югалтуыннан күркып, үзләренең исемнәрен әйтмәвен үтенде. Шул сәбәпле, без аларның районнарын гына язабыз.

Тиздән укытучылар кәбестә алырга чыга

Биектаудан бер укытучы әйтүенчә, быел язда мәктәп коллективы һәм укучы балалар көне буе Казан суы аша узган күперне балчыктан чистартты, буеннан буена күпернең ян ягындагы бетон саклагычларны һәм рәшәткәләрне буяп чыккан.

“Аннан соң Казанга бара торган юлдагы чүпләрне җыештырыга кушканнар иде. Бер-ике укытучы каршы чыкты, башкалары аларны хуплап дәшмәде. Бистәдә спорт корылмасы эшләделәр. Аны хәкимият җитәкчесе килгәнче эшләп бетерә алмаганлыктан, бу эшкә дә укытучыларны җәлеп иткәннәр. Бу хакта миңа башка укытучылар сөйләделәр.

Бюджетниклар булу сәбәпле, укытучыларны төрле эшкә тарту артты. Бюджетникларга кайда эшлсәләр дә шул ук акча бара бит. Ә болай читтәге кешегә түләргә туры килер иде. Тиздән кырга чыгабыз кәбестә алырга. Кәбестә алышкан өчен мәктәп ашханәләренә бәрәңге бирәләр. Бу эштә бар район мәктәпләре һәм андагы укучы балалар, укытучылар катнаша. Былтыр шулай булды, быел да шулай көтелә.

Түбән Камадан яшь укытучы шулай ук җәмәгать эшләренә җәлеп итүне гадәти булуын әйтә.

“Үзем мәктәптә ремонт эшләдем, буядым, хәтта җиһазлар да ташыдым. Бу бөтен җирдә шул. Мәктәп тирәсен рәткә китерү дә, башка эшләр дә укытучы җилкәсенә төшә”, диде.

Сайлау бүлекләрендә күпчелеге укытучылар утыра

Татарстанда сайлаулар вакытында, җанисәп алганда укытучылар төп эшне башкаручылар. "Бу эшләргә укытучылар теләп чыга, чөнки акча түләнә", дип белдерде Казан шәһәренең 143нче мәктәбендә укытучы. Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев Русиядә алдашуларга корылган сайлауга укытучыларның җәлеп ителүен һәм аларның сайлау бүлекләрендә хакимияттәге фирка файдасына бюллетень ташлауда катнашуларын күргәч балаларның күңелләренә кешелеклелек орлыклары салучылардан тәмам күңеле кайтканлыгын әйтә.

"13 сентябрь көнне булган сайлауда мин комиссия әгъзасы идем. Фейсбуктагы битемдә бюллетень ташлауны раслаган видео бар. Моңа кадәр ышанган комиссия әгзалары булган укытучылардан күңелем кайту - соңгы сайлаудагы иң зур тәэсиремдер. Аларның шулай ук мәктәп, район мәгариф бүлеге җитәкчелгенә буйсынганлыгын да аңлыйм", ди Ясәвиев.

Хакимият оештырган төрле чараларга җәлеп ителә

Казан укытучылары бушка хакимият оештырган төрле чараларга, мисал өчен, Казанда сыйныф җитәкчеләре укучылар белән "Кросс нации", "Чаңгы шуу көне" һәм башка чараларга чыгарга мәҗбүр итәләр. Төрле халыкара спорт чаралары вакытында да халык күләмен тутыручылар укытучылар. Алар берәр спорт корылмасы ачкан вакытта, йә булмаса теге, йә бу Мәскәү түрәсе килгәндә укучылары белән шарлар һәм әләмчекләр болгап торучылар да.

Казанның Дәрвишләр бистәсеннән татар теле укытучысы Гөлүсә әйтүенчә, быел ул сайлау алды кампаниясендә катнашкан.

"Менә күптән түгел балалар белән бөтенрусия йөгерү көненә гә чыгарга мәҗбүр иттеләр. Безнең мәктәптә күбесе авылдан һәм бакчалары бар. Авылга кайтып эшләмичә йөгереп кайттык", диде ул.

Кәгазь боткасына баткан

Укытучылар әйтүенчә, дәрескә әзерләнүгә, белем туплауга, укытуның яңа ысулларын (методика) өйрәнүгә вакытлары бөтенләй калмый диярлек. "Вакыт бөтенләй җитми. Хәзер электрон рәвештә бөтен нәрсәне тутырып ярты гомер уза. Хәзер электрон журнал, электрон көндәлекләрне тутыру кирәк. Балаларга көндәлек кирәкми, өй эшләрегезне электрон көндәлектән карагыз, дип әйтәләр. Яртысы өй эшен эшләми, чөнки ул бу электрон көндәлеккә кереп тә карамый. Электрон көндәлекләр балаларның белем алуына тискәре йогынты гына ясый, ә укытучының вакытын ала. Аның өстенә интернеттан тегесенә, монсына җавап бирү кирәк. Укытучының кәгазь эше бик күпкә артты.

Укытучыга хәзер язасы да язасы. Тематик план бер төрле, эш програмы икенче төрле, дәрес планы өченче төрле. Кәгазь боткасын сөйләп тә, әйтеп тә бетерерлек түгел. 10-15 еллар элек исә, укытучы көндәлек һәм тематик планнар гына языла иде.

Хәзер ел саен яңа төрдәге дәреслекләр, яңа программалар килә. Аңа кереп тә бетергә дә өлгермисең, бу дәреслек искергән, аның белән укытырга ярамаганлыгы ачыклана. Уку йорты бетереп яңа мәктәпкә килгән укытучыларга бигрәк тә авыр. Алар иҗатка, белем бирүгә бирелгән вакытларының 30-40%ын кәгазь боткасына югалта дип исәплим мин", ди Казандагы укытучы.

Биектаудагы мөгаллим шулай ук кәгазь эшләре бик күп булуын әйтә.

“Бу елны укучыларга олимпиада эшләрен Мәскәүдән үк җибәрәләр. Көнлек эш планнарында да үзгәртүләр еш булу сәбәпле, аларга өстәмәләр кертеп торырга кирәк. Класслары булган укытучыларга кәгазь эше бигрәк тә күп”, диде ул.

Элегрәк Азатлык Теләче районындагы мәктәпләрнең ир-ат укытучылары кичләрен урам каравылына чыга башлаганы, шулай ук район Сабантуена читәннәр дә үрүе турында язган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG