Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан белән Татарстан банкротлар саны буенча - беренче унлыкта


Башкортстанда - 16600, Татарстанда 13800 кеше банкрот булырга мөмкин
Башкортстанда - 16600, Татарстанда 13800 кеше банкрот булырга мөмкин

Бүген Русиядә физик затларның банкрот булуы турындагы канун гамәлгә керде. Башкортстан потенциаль банкротлар саны буенча Русиядә – 5нче урында, Татарстан 9нчы урында булырга мөмкин.

Бүгеннән башлап Русиянең һәрбер ватандашы банкрот булып танылырга мөмкин. Әгәр дә кешенең 500 мең сумлык бурычы җыелган икән һәм ул бурыч буенча түләүләр өч айдан артык башкарылмаган икән, банкротлык процедурасы башлана. Әлеге процесс нәтиҗәсендә кеше банкрот булып таныла, бурычлары милке хисабына каплана, ягъни кеше фатирыннан, машинасыннан мәхрүм кала. Кешенең мөлкәте җыелган бурычны капларга җитәрлек булмаса, калган әҗәте "кичерелә".

Кредит тарихы бюросы хәбәр итүенчә, Русиядә иң күп банкротлар булырга мөмкин 10 төбәк арасында Татарстан белән Башкортстан да бар. Башкортстан – 5нче урында. Биредә 16600 кешегә андый куркыныч яный. Татарстан – 13800 кеше белән 9нчы урында. Беренче унлыкка шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердлау, Ростов, Чиләбе өлкәләре, Краснодар һәм Красноярски крайлары һәм Петербур керә.

XS
SM
MD
LG