Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Рөстәм Хәмитов яңа мәгариф министрыннан яңача эш итүне көтә


Башкортстанның яңа мәгариф министры - Гөлназ Шәфыйкова

Башкортстанның яңа мәгариф министры - Гөлназ Шәфыйкова

Башкортстан хөкүмәте утырышында республика башлыгы Гөлназ Шәфыйкова алдында яңа бурычлар куйды. Шәфыйкова мәгариф министры булып 29 сентябрьдә билгеләнде.

“Мәгариф министрлыгыннан без яңа динамика көтәбез. Бу өлкәнең җитәкчелеге үсеш юнәлешләрен берничә елга алга карап билгеләргә тиеш. Үзгәрешләргә ияреп түгел, үзегезгә яңалыклар тәкъдим итә-итә үтемле рәвештә эшләргә кирәк”, диде Хәмитов.

Шул ук вакытта республикада яшәүче урыслар да яңа министрдан үзгәрешләр көтүен яшерми. Ул хакта “Regnum” мәгълүмат агентлыгы яза. Ата-аналар хәрәкәте вәкиле Галина Лучкина агентлыкка биргән әңгәмәсендә болай ди: “Чын, тере мәгариф министрын күрәсебез килә. Проблемалар турында гына сөйләмәсен, аларны иҗади рәвештә чишә дә белсен иде. Көн саен балалар белән эшли торган педагоглар, ата-аналар белән дә киңәшеп эш итсен иде. Без мәктәптәге сәясәттән ардык”.

Агентлык язуынча, Лучкинаның “сәясәт” диюе Башкортстан мәктәпләрендә башкорт теленең мәҗбүриләп укытылуын һәм “төбәк компоненты”ның ризасызлык тудырганын аңлата. Имеш, Башкортстанда туган як тарихы берьяклап кына өйрәтелә, төбәк үсешендә урысларның роле киметелеп күрсәтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG