Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:17

Чараның максаты – балаларны Иске татар бистәсенең тарихи урыннары һәм мирасы белән таныштыру.

Казан шәһәренең мәгариф идарәсе мәктәп укучыларын башкала тарихын өйрәнүгә тартуның заманча ысулын куллана. 4 октябрь, якшәмбе көнне Казанның Иске татар бистәсендә "Казан серләре" дип аталган квест-уен уза. Уенда Казан шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнаша.

Борынгы Казан серләр белән тулы. Мәгърифәтче һәм галим Шиһабетдин Мәрҗәни кайда яшәгән? Сафьян урамының атамасы кайдан килеп чыккан? Юныс мәйданы нинди тарихи истәлекләр белән бәйле? Атаклы Хан хәзинәсе кайда саклана?Укучылар бу якшәмбедә ул серләрне үзләре ачачак.

Әйтеп үткәнчә, квестны оештыручыларның берсе – Казан шәһәре башкарма комитетының vәгариф идарәсе. Чараны шулай ук “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәге, Казан башкарма комитетының “Старый город” префектурасы оештыра.

Әйтергә кирәк, яшьләрне татар мәдәниятенә җәлеп итүнең иң заманча ысуллары беренче мәртәбә “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан кулланылды. “Татар-дозор” дип аталган квест-уенда катнашып, татар яшьләре үз халкының да, борынгы Казанның да тарихын һәм мәдәниятен тирәннән үзләштерде.

XS
SM
MD
LG