Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Русия – Европада иң күп тартучы ил. Татарстанда да тартучылар кимеми. Казан мәктәбендә укучы үзләренең тәмәке сатып алу өчен ялган документлар ясавын, кеше-кара күрмәгән җиргә китеп тартуларын әйтә.

Октябрьдән Британиядә балалар утырып барган машинада тарту тыелган канун көчкә керде. Канун бозган очракта £50 штраф түләргә кирәк булачак. Тартырга яратучыларны машина тәрәзәсенең ачык булуы гына коткарып калмаячак.

Британиянең үпкә чире белән авыручыларга ярдәм итү фонды һәр атна саен 430 мең бала тәмәке төтенен суларга мәҗбүр дип белдерә. Шотландия парламенты мондый канунны 2016 елда караячак. Европадагы һәр ил кануннар кабул итеп тәмәкенең сәламәтлеккә зыянын киметергә тырыша.

Сентябрьнең икенче яртысында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы европаларның сәламәтлеге турында хисап игълан итте. Европадагы башка илләр белән чагыштырганда Русия иң күп тартучылар исемлегендә беренче булып тора. Кайберәүләр, халкы күп бит, шуңа күрә тартучылары да күп, дип әйтер. Әмма Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу хисапны әзерләгәндә уртача 100 мең кешегә күпме тартучы туры килүен исәпкә алган.

Хисапта Беларус, Казакъстан, Русия һәм Украина әлеге яман гадәттән арынуда "зур уңышларга иреште" диелә. Әмма "Татарстанстат"ның Азатлыкка биргән саннарына күз салсаң, алар куанырга иртәрәк икәнлегенә ишарәли.

Татарстанда 2012 елда 6 миллион 422 мең сумлык тәмәке сатылса, 2014 елда бу күрсәткеч 11 миллион 330 мең сумга җиткән. Быел ярты ел эчендә (гыйнвар-июнь) республикада 5 миллион 628 мең сумлык тәмәке сатып алганнар.

Кибетчеләр тәмәке сату ике мәртәбә арткан икән дип борчылу кирәкми, чөнки өч ел эчендә бәяләр дә шуның кадәр үсте дип белдерә. Татарстаннар яратып тарта торган "Союз Аполлон" өч ел элек 33 сум тирәсе торса, бүген ул 60 сумга җиткән, фильтрсыз сигаретларның бәяләре дә шул вакыт эчендә ике тапкыр арткан. Татарстанда тартучылар элек ничек булган, хәзер дә шул тирәдә, ди кибетчеләр.

Айдар Закиров

Айдар Закиров

Укытучылар исә, укучылары арасында тартучылар кимеде дип әйтә. Казандагы татар гимназияләрендә, лицей-интернатта эшләгән, хәзер Казан федераль университетында, Русия ислам институтында белем бирүче Айдар Закиров тәмәке тартучыларның кимүенә тормыш шартлары яхшыру, тәмәкене рекламалау тыю да йогынты ясый ди.

"2014 елга кадәр 11 ел буе укытучы булып эшләдем. Гомумән алганда, шушы вакыт эчендә укучыларның тәмәке тартуы күпкә кимеде. Үземнең күзәтүләр нигезендә, ике-өч тапкыр кимеде дип тә әйтә алам. Минемчә, тартучылар әзәюгә таба бара. Дәүләт ягыннан да нидер эшләнә, мәсәлән, кибетләрдә хәзер тәмәкеләр күз алдында түгел. Телевизордан футбол чаралары вакытында тәмәкене рекламалау һәм шуның кебек чикләүләрдән соң тартучылар әзәйде.

Дусларым белән дә аралашам. Күпләр тәмәкене ташлый һәм сәламәт тормышка омтыла. Узган гасыр ахыры һәм 2000 еллар башында кешенең, бәлки, проблемнары күп булгандыр. Ул вакытта дөньясы җимерелде бит инде, күпләр тәмәкегә бирелде. Ә бүген кешеләрнең тормышы яхшырды. Чит илләргә барырга, дөнья күрергә, яңа машиналар алырга омтылалар. Бу зур шәһәрләргә кагыла.

Авылларга килсәк, Азнакай, Балтачны алсак, анда туганнарым яши, тәмәке тартучылар арасында ул кадәр кимү булмады дип уйлыйм мин", ди Закиров.

Русиядәге шәһәрләрнең берсендә ишек алдында тартучы укучылар

Русиядәге шәһәрләрнең берсендә ишек алдында тартучы укучылар

Казанның 143нче мәктәбе укытучысы сүзләренчә дә, укучылар арасында тартучылар кими төшкән. Тарткан өчен ата-анага җаваплылыкны йөкләү моңа сәбәп булды ди ул.

"Хәзер укучылар тартмый, чөнки ата-аналарны каты җавапка тарталар. Бәлки читтә тарта торганнардыр, әмма мәктәп эчендә һәм аның тирәсендә тарту бөтенләй юк. Сентябрь башында ук булган җыелышта ата-аналар, баласы тарта калган очракта, җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз дигән язуга кул куя. Укучы тотылса, әтисе административ җавапка тартыла һәм штраф түли. Ә болай, гомумән алганда, элеккеге шикелле үк булмаса да, урамда тарткан үсмерләр күренгәли, алар бар инде", ди укытучы.

Казан шәһәренең Вахитов районындагы бер гимназиядә укучы Дамир (исеме үзгәртелде) Азатлыкка югары сыйныфтагы егетләрнең яртысына якыны тәмәке тарта дип сөйләде.

– Үзең ничә ел тартасың инде?

– Ике ел була.

– Сезнең сыйныфта тартучылар күпме?

– Безнең 11нче сыйныфта 30 укучы, һуманитар юнәлештә белем алганга егетләр аз, 11 кеше. Тартучыларга килсәк, яртысы дияргә була - алтау.

– Кызлар да тартамы соң?

– Алар аз, мин белгәннәр өчәү.

– Сезнең мәктәптәге югары сыйныфларда укучыларны алсак, аларның якынча ничә проценты тарта?

– Әгәр безнең бөтен 11нче сыйныфларны алсак, егетләрнең 40-50 проценты тарта дип әйтергә була.

– Яшьләр ни өчен тарта? Кемгәдер ошарга тырышумы, әллә "кәттәлек"ме, әллә үзенә күрә бер протестмы?

– Мин үзем ташларга тырышам. Күп танышларым тартканга башлаган идем, без алар белән еш очрашып торабыз. Мин алар янына килсәм, авызларында гел сигарет иде. Мин дә тартып карыйм әле дидем, ничектер ошап китте. Яшьтәшләрем белән аралашканда мин гел уңайсызлык тойдым, шуңа күрә бу эштә тәмәке ярдәм итәр дип уйлаган идем. Гел ташлармын дип уйладым, әмма барып чыкмады. Хәзер мин электрон сигаретларга күчәм.

– Ә башкалар нигә тарта дип уйлыйсың?

– Күрәсең, сез әйткәнчә, "кәттә" булып күренәселәре киләдер, бәлки өлкәннәргә охшарга, зуррак күренергә тырышалардыр.

– Тәмәке кыйммәт бит, укучылар акчаны каян ала соң?

– Билгеле инде, әти-әниләре биргән акчага алалар. Мисал өчен, мин үзем тиз туклану үзәгендә кассир булып эшли башладым, шуңа күрә, күпмедер акча бар.

– Укытучылар егетләрнең 50 процентлабы тартканны беләме соң?

– Тартканны сизәләр дип уйлыйм.

– Сез дәресләр башланганчы тартасызмы?

– Минем танышлар һәм сыйныфташлар дәресләр башланганчы һәм дәресләр тәмамлангач тарта. Дәрес арасында кая да булса барып тартып килүчеләр сирәк. Әмма шулай да, мәктәп территориясеннән читкә чыгып тартып килергә өлгерүчеләр дә бар.

– Мәктәп тирәсендә тартырга ярамыйдыр бит?

– Кеше күзенә күренмәскә тырышлар барсы да. Җитмәсә, мәктәп тирәсендә ата-ана каравылы да (патруль) бар бит. Алар да күреп алырга мөмкин. Офислар тирәсенә китүчеләр дә бар.

– Дәресләрдән соң буш вакытыгызда очрашканда?

– Компаниясеннән тора инде. Танышлар белән җыелабыз да бергә тартабыз, ә кызлар белән бергә булганда һәм артык таныш булмаганнар янында тартмаска тырышалар. Минем җәмәгать урыннарында тартканым юк.

– Казандагы мәктәпләрдә үсмерләр ничәнче сыйныфтан тарта башлыйлар дип уйлыйсың?

– Үз тәҗрибәмнән һәм күргәннәремнән чыгып 8нче, 9нчы сыйныфларда дип әйтер идем. Инде бу чорда тәмәке алу өчен ялган документлар ясыйлар, фотошоп ясап рәсемнәрен үзгәртәләр.

– Димәк, ялган документ белән дә тәмәке алып була?

– Нинди сатучы бит... Кайберәүләр тикшереп тә тормый. Әгәр син зуррак, 18 яшьлек булып күренсәң, бәйләнмиләр. Кайберәүләр документ сорый. Ә паспорт копиясендә синең фотоң тора. Шуңа күрә сатып җибәрәләр инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG