Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексеева Путиннан «чит ил агентлары» турындагы канунны гамәлдән чыгаруны сорады


Бүгенге көндә Русиядә хөкүмәттән бәйсез оешмаларның 90нан артыгы чит ил агентлары исемлегендә тора.

Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева «чит ил агентлары» турындагы канунны гамәлдән чыгаруны сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Людмила Алексеева хөкүмәттән бәйсез оешмалар турындагы әлегеканунны «зарарлы» дип атады.

Алексеева бу хакта атнакич көнне Путинның Кеше хокуклары президент шурасы вәкилләре белән очрашуында әйтте.

"Бу зарарлы карарны юк итегез. Без (хокук яклаучылар) гаепле түгел, булмаганнан шикләнергә кирәкми», диде ул. Һәм хөкүмәттән бәйсез оешмаларның чит ил акчаларын җәлеп итүен, бары Русиядәге халык яхшырак яшәсен өчен генә куллану максатыннан булуын әйтте.

Хокук яклаучы шулай ук Путиннан бай русияләрнең илдәге коммерцияле булмаган оешмаларны финанславын сорады.

"Чит ил агентлары" турындагы канунны Кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов чираттагы тапкыр тәнкыйтьләп чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, инде бүген хөкүмәттән бәйсез оешмаларның 90нан артыгы чит ил агентлары исемлегендә тора. Әлеге оешмаларның күпчелеге хокук яклау, хатын-кызлар һәм экологиягә бәйлеләр.

Баш фатиры Казанда булган "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы да узган елны "чит ил агентлары" исемлегенә кертелгән иде. "Агора" җитәкчесе Павел Чиков, бу исемлеккә кертеп кыенлыклар тудырырга тырышуга карамастан, куәт структураларының кешеләрне җәзалавын һәм үтерүен фаш итәчәкләрен, хокук яклау эшләре моңа кадәр ничек булган, шулай барачагын белдерде.

Бүген Путин белән очрашуда шулай ук Русиядә кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова да катнашты. Ул мәхкәмә оешмаларының хөкемгә тартылганнарны вакытыннан алда азат итү тәртибенә гаделсез каравына гаҗәпләнүен белдерде. Памфилова "Сазлык эше" белән "Оборонсервис" хөкем карарларын чагыштырды.

XS
SM
MD
LG