Accessibility links

Кайнар хәбәр

ММЧ: Русия хәрби һава көчләре Сүриягә һөҗүмнәрне дәвам итте


Русия саклану министрлыгы вәкиле Игорь Конашенков белдерүенчә, Сүриядә һөҗүмнәр алып бару төркеменә 50дән артык очкыч һәм боралак җәлеп ителгән.

Русия хәрби һава көчләре очкычлары атнкич көнне Сүриягә һөҗүмнәрне дәвам итте. Илнең төньяк-көнбатышында Идлиб вилаятендәге Җиср-әш-Шугур шәһәре тирәсендәге авыллар утка тотылды.

Лүбнәндә баш фатиры урнашкан Сүрия президенты Бәшәр Асадны яклаган Al-Mayadeen телеканалына сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, бу җирләр «Җаиш әл-Фәтах» («Басып алучылар армиясе») ислам оешмасы альянсы сугышчылары кулында булган. Аларның мәгълүматларына күрә, ким дигәндә 30 һава һөҗүме ясалган. Шулай ук Хама вилаятендә дә һөҗүмнәр булганы әйтелә.

«Җаиш әл-Фәтах» «Әл Каидә» белән бәйле булган Сүриянең "Фронт ән-Нусра", "Аһрар әл-Шам" радикал оешмасы һәм берничә уртачыл ислам төркемнәрен үз эченә ала. Алар барысы да "Ислам оешмасы" төркеменә каршы тора, дип хәбәр итә "Би-би-си".

Русия һава көчләре Сүриядәге чараларны 30 сентябрьдә башлады. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәү "Ислам дәүләте" оешмасы һәм башка экстремистик төркемнәргә каршы торуда Сүрия армиясенә ярдәм итә дип белдерде.

Русия саклану министрлыгы вәкиле Игорь Конашенков белдерүенчә, Сүриядә һөҗүмнәр алып бару төркеменә 50дән артык очкыч һәм боралак җәлеп ителгән. Конашенков беренче көнне Русия һава көчләре «Ислам дәүләте» оешмасының 12 объектынаутка тотуын әйтте.

АКШ Русия һава көчләре беренче чиратта Асадка каршы торучыларны утка тота дип борчыла.

XS
SM
MD
LG