Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кирилл Башкортстанга килә


Патриарх Кириллның Башкортстанга килгәне юк әле
Патриарх Кириллның Башкортстанга килгәне юк әле

Дин әһеле республикага 2016 елда килергә җыена. Бу аның Башкортстанга беренче сәфәре булачак.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов патриархның республикага килүе турында Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белән сөйләште. Ул хакта Башкортстан башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Рөстәм Хәмитов патриарх Кириллны 2016 елның 12 июленнән соң кабул итергә карар кылды. Аның килүен правослау динен тотучылар гына түгел, республикабызда яшәүче башка кешеләр дә көтә – патриархның әле Башкортстанга килгәне юк, - дип белдерде Никон.

Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты сүзләренчә, Кирилл бөтен кешеләргә дә - Аллаһка ышанучыларга да, ышанмаучыларга да, правослауларга да, мөселманнарга да мөрәҗәгать итә. "Ул бездә татулык, үзара ярдәмләшү булуын тели", диде Никон.

Патриарх Кирилл Уфаның Киров урамында урнашкан яңа чиркәүгә фатыйха бирү тантанасында катнашыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG