Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Русия армиясенә 4 мең кеше җәлеп ителә


БТР-82А бронетранспортеры
БТР-82А бронетранспортеры

Быелгы көзге чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 4 меңнән артык кеше алыначак.

Ул хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде.

Аның сүзләренчә, быел армиягә 1988-1997 елларда туган егетләрне алалар. Өстенлек югары яисә урта белеме булган өлкәнрәк ир-атларга бирелә.

839 кеше "С" категорияле машина йөртүче, 48 егет БТР йөртүчесе, 54 хәрби МТБЛ йөртүчесе булып хезмәт итәчәк.

35 кеше альтернатив хезмәтне сайлаган. 10 егетне президент полкына сайлап алганнар.

Хәрби комиссар белдерүенчә, Татарстанның һәрбер районы кимендә бер хәрби бүлек белән тыгыз элемтәдә тора. Алар хәрби хезмәттәге республика егетләрен кайгыртып тора дигән сүз. Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре, Түбән Кама, Балтач, Саба, Теләче, Югары Ослан һәм Кама тамагы районнары берничә хәрби бүлекне шефлыкка алган.

XS
SM
MD
LG