Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Сүрия стратегиясе: зирәклекме, ахмаклыкмы?


Сүриядә Бәшәр Асад (сулда), Владимир Путин (уртада) һәм Лүбнәндәге Һизбулла җитәкчесе Сәет Хәсән Насралла (уңда) сурәтләре төшерелгән микроавтобус тәрәзәсе
Сүриядә Бәшәр Асад (сулда), Владимир Путин (уртада) һәм Лүбнәндәге Һизбулла җитәкчесе Сәет Хәсән Насралла (уңда) сурәтләре төшерелгән микроавтобус тәрәзәсе

"Ислам дәүләте" сугышчан төркемен бары Асад кына бастыра ала дип аңа ярдәм итәргә керешкән Владимир Путин, күзәтүчеләр фикеренчә, 1980нче еллардагы Әфганстан хатасын кабатлый ала.

Русия президенты Владимир Путин Сүриягә хәрби очкычларын "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем позицияләрен бомбалау өчен дип китергән иде. Әмма АКШ рәсмиләре һәм Сүрия активистлары белдерүенчә, Русия очкычларының беренче һөҗүмнәре һич тә "Ислам дәүләте"нә каршы түгел, ә Сүрия президенты Бәшәр Асадка оппозициядәге көчләргә каршы юнәлтелгән.

Шулай итеп Мәскәү баштан ук Сүрия низагын чишүдә үз планы булуын ассызыклап куйды һәм, Көнбатышның ризасызлыгына карамастан, үзенчә эш итәчәген белдерде.

Сүриядә "Ислам дәүләте"н бары Асад кына бастыра ала дип килүче Русиянең планы үзенең әлеге күптәнге беректәшен көчәйтүдән гыйбарәт булырга охшый. Сүриядә Асадка да, "Ислам дәүләте"нә дә каршы сугышкан уртачыл оппозиция позицияләрен утка тоту моңа бер дәлил була ала.

Хәзер күп кенә күзәтүчеләр Путинның Сүрия гамбиты уңышлы булып чыгармы дигән темага бәхәсләшә. АКШтагы Джон Һопкинс университетының Пол Ницше исемендәге алдынгы халыкара тикшеренүләр институты деканы, Путин уңышка ирешергә мөмкин дип исәпләүчеләрнең берсе Вәли Наср Сүрия низагын чишү мәсьәләсендә Русиянең өстенлекләре Көнбатышныкыннан күбрәк ди.

Politico журналына Наср "АКШ баштан ук Сүрия низагына кереп китәргә теләмәде. Аның оппозициядәге көчләргә ярдәме дә, дипломатик чишелеш табу тырышлыклары да уңышка ирешә алмады", дип белдерде. "Русия исә, киресенчә, Асад армиясен коралландырып килде һәм хәзер дә аның хакимиятен яклауны үз өстенә алды. Бу сугышны чишү ачкычы Мәскәүдә булуын һәркем аңлый", ди Наср.

АКШтагы Тафтс университетының халыкара сәясәт профессоры Даниел Дрезнер да Мәскәүне Сүриядәге иң куәтле тышкы көч дип саный.

"Русиянең анда бу гамәлләрен кыла алуы сәбәбе шул ки: аның Сүриядәге беректәше Асад хөкүмәте чыннан да бар. АКШның Сүриядә уртачыл каршылык төркеме оештыру тырышлыклары уңышка ирешә алмады", дип белдерде Дрезнер Washington Post газетына.

Шул ук вакытта Дрезнер Путинның Сүриядә тәртип урнаштыра алачагына шик белән карый.

"Берәр төбәктә үз эшчәнлеләрен киңәйтеп җибәрүче көчле илләр һәрвакыт башта иң көчле булып күренә. Әмма иң мөһиме аннан соң ни булачагы", ди Дрезнер.

Путинның Асадка ярдәмне кисәк арттыру карарын аның үз башына җитәчәк зур хата дип исәпләүче башка аналитиклар да, "алга таба ни булыр" дигән сорау куя.

Алар фикеренчә, Мәскәүнең максаты Көнбатыш Асадның хәзер үк китүен таләп итүгә карамастан, аны хакимияттә калдыру, яки һичьюгы аның сәяси күчеш процессында катнашуына ирешү. Әмма моның өчен уртачыл оппозициянең бомбалануын күргән Көнбатышның ачуына каршы тору гына җитми. Мәскәүдән Әфганстандагы хатасын 1980нче елларда җиһадчы сугышчыларга җиңелүен кабатламау да таләп ителә.
New York Times журналисты Томас Фридман "АКШ хәзер берни дә эшләми, һәм бары Путин гына "Ислам дәүләте"н бомбалый башлап Асадны көчәйтә дип күз алдына китерегез. Һәрбер сөнни мөселманның кесә телефонына, җиһадчыларны әйткән дә юк, Путин сурәте килеп җитсен өчен никадәр вакыт кирәк булыр дип уйлыйсыз?", дип яза.

"Бу агачтан төшү өчен хәзер Путинга безнең Сүриядә сәяси чишелеш табып ярдәм итүебез кирәк булачак. Ә бу исә күчештән соң урыслар һәм ираннар Асадны хакимияттән китеп илдән качарга мәҗбүр иткән очракта гына мөмкин булачак. Моңа алмашка оппозиция Асадның нусайрилар мәзһәбе иминлеген тәэмин итәргә ризалашырга тиеш була һәм ике як та халыкара көчләрнең бу килешүне гарантияләүче буларак Сүриягә керүен хуплаячак", ди Фридман.

Икенче бер сәяси комментатор Мәлик Кайлан да Путинның күңелсез маҗараларга кереп китүе турында кисәтә.

"Кайберәүләр Русиянең интервенциясе шигыйлар армияләрен ираннарны, гыйракларны, асадчыларны, һизбуллачыларны һәм башкаларны рухландырачак һәм алар сөнни җиһадчыларгы каршы сугышачак дип өметләнә. Әмма бу иң зур хата булачак. Кисәк кенә Европа, АКШ (һәм Израил) сөнни җиһадчыларның төп дошманы булудан туктаячак. Тарих "җиһад" төшенчәсе Әфганстанда Русиягә каршы сугышны аңлаткан 1980нче елларга кире әйләнеп кайта. Сүриядә тарих яңадан кабатлана", дип яза Кайлан Forbes журналында.

XS
SM
MD
LG