Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Британия министры: Сүриядә Русия һөҗүмнәренең 5% "Ислам дәүләтенә" юнәлгән


Русиянең Сүриядәге хәрби очкычы

Русиянең Сүриядәге хәрби очкычы

Британия саклану министры Майкл Фэллон Русия хәрби очкычлары күпчелек тыныч халык яшәгән бистәләрне, Асадка каршы сугышучы "Ирекле Сүрия армиясе"н бомбалый дип белдерә.

Британия саклану министры Майкл Фэллон, Русия хәрби очкычлары һөҗүмнәренең егермесенең берсе генә "Ислам дәүләте" төркемнәренә туры килә дип белдерде. Бу хакта France Presse мәгълүмат агентлыгы яза.

Шимбә басылган Sun газеты министрның британ күзләү мәгълүматларын тәкъдим итә. Анда Русия һөҗүмнәренең бары тик 5% гына "Ислам дәүләте" төркемнәренә туры килүе, ә күпчелек очракта җирле халыкның һәм Асад көчләренә каршы торучы "Ирекле Сүрия армиясе"нең бомбалануы турында әйтелә.

"Без һәр көнне иртән һава һөҗүмнәрен тикшерәбез. Күпчелегенең "Ислам дәүләте"нә бернинди катнашы да юк. Күп очракта алар (Русия) идарә ителми торган бомбаларны тыныч халык яшәгән бистәләргә ташлый, Асадка каршы сугышучы "Ирекле Сүрия армиясе"н бомбалый", ди министр. Аның сүзләренчә, бу хәл Асадны көчәйтә һәм газапларны арттыра.

Әлегә Британия Сүриядәге Халыкара коалиция көчләрендә катнашмый. Майкл Фэллон үз иленең хәрби һава көчләре дә коалициягә кушылырга тиеш дип белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG