Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия: Русия очкычлары тыныч халык яшәгән бистәне бомбалаган


Тәлбисидә Русия бомбалары төшкән урыннар
Тәлбисидә Русия бомбалары төшкән урыннар

Блогерлар Русиянең Сүриягә һөҗүмдә идарә ителми торган ОФАБ-250 бомбалары куллануын ачыклаган.

Русия хәрбиләренең Украинада һәм Сүриядәге сугышта катнашуын эзләүче блогерлар Тәлбиси (Talbiseh-ингл., Телль-Биса-урыс, تلبيسة‎ - гарәп) шәһәрендә тыныч халык яшәгән бистә бомбалануын ачыклаган. Бу шәһәр Һомс вилаятендә, анда "Ислам дәүләте" сугышчылары төркемнәре түгел, ә Асадка оппозициядәге "Ирекле Сүрия армиясе" контрольлек итә.

Блогерлар белдерүенчә, Русия федерация шурасы президент Владимир Путинга Сүриядә хәрби операция куллану рөхсәте биргәч, бомбаланган урыннарның берсе бу.

Сүриядә бомбалауны "Россия" телеканалы күрсәткән сүрәт
Сүриядә бомбалауны "Россия" телеканалы күрсәткән сүрәт

War In Ukraine (WIU) волонтерлары раславынча, кеше күп яшәгән үзәкнең бомбалануын "Җәйш әл-Тәүһид" (Jaish al-Tawhid) каналы урнаштырган видео һәм башка иярченнәр төшергән рәсемнәр белән чагыштырып карап була. "Җәйш әл-Тәүһид" үзен уртача Сүрия оппозициясе дип белдерә. Һөҗүм вакытында нәкъ аларның бу урыннарга контрольлек иткәнлегенә дәлилләр китерелә.

"Җәйш әл-Тәүһид" төркеме каналының YouTube-ка куйган видеосы да бар.

Интернетка куелган мәгълүматларга күрә, ОФАБ-250 бомбалары идарә ителми һәм төгәл хәдәфле корал төренә керми.

Сүрия оппозициясе, Тәлбиси бомбаланганда 30дан артык тыныч кеше, шул исәптән, хатын-кызлар һәм балалар да һәлак булды, дип белдерә. Русия хәрби җитәкчелеге бу гаепләүне кире кагып, "һөҗүм итү өчен кеше яшәгән җирдән читтә, күзләү тәкъдим иткән урыннар гына сайлана" ди.

XS
SM
MD
LG