Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә тарихтан БДИ кертеләчәк


Тарихтан бердәм дәүләт имтиханы 2018 елдан керергә мөмкин
Тарихтан бердәм дәүләт имтиханы 2018 елдан керергә мөмкин

Илнең мәгариф министры Дмитрий Ливанов 2018 елда Русия мәктәпләрендә тарихтан бердәм дәүләт имтиханы кертелергә мөмкин дип белдерде.

“Коммерсант” газетына биргән әңгәмәсендә Ливанов киләсе өч елда яңа имтиханнарның кертелмәячәген хәбәр итте. Шул ук вакытта 2018 елдан соң үзгәрешләр булырга мөмкин.

“Минемчә, тарихтан мәҗбүри имтиханны 2018 яки 2019 елдан кертү – мөмкин эш”, - дип белдерде Ливанов.

Моннан кала, 2020 елдан башлап, һәрбер мәктәптә икенче чит тел укытыла башлаячак. Министр сүзләренчә, Русия мәктәпләренең уннан бер өлешендә ике чит тел инде хәзер укытыла.

XS
SM
MD
LG