Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:50

Татарстанда яман шеш тарала


2014 елда Татарстанда ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган

2014 елда Татарстанда ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган

Соңгы ун елда Татарстанда яман шеш ачыкланган кешеләрнең саны икеләтә арткан. 2005 елда республикада һәр 83нче кешедә рак булган булса, хәзер һәр 45нче кешедә яман шеш бар.

Куркыныч статитисканы Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бәян итте. "Тормыш озынлыгы арту белән яман шеш очраклары да арта. Кешеләр йөрәк өянәге, инсультлардан түгел, яман шештән үлә башлады", диде Вафин 29 сентябрьдә.

Үлүчеләр саны арта

Татарстанда һәр 45нче кешедә рак бар

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры хәбәр итүенчә, 2013 елда Татарстанда яман шештән 6763 кеше үлгән булса, 2014 елда инде 6997 кеше вафат булган. Узган ел азагында яман шеш диагнозы куелган кешеләр саны 85939га җиткән. Ягъни Татарстанда һәр 45нче кешедә рак бар, дигән сүз. Ел дәвамында ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган.

Үлүчеләр саны буенча 2013 елда Татарстан Русиядә 55нче урында иде. Ул елны республикада 100 мең кешегә яман шештән 176 үлем туры килгән булган. Ә менә 2014 елда 100 мең кешегә инде 182 үлем туры килгән.

Яман шеш төрләренә килгәндә, иң таралган чирләр түбәндәгечә:

  1. тире меланомасы – 12,5%
  2. сөт бизе шеше – 11,7%
  3. юан эчәк шеше – 10,8%
  4. простат бизе шеше – 10,3%
  5. үпкә шеше – 9,2%
  6. ашказаны шеше – 6,9%.

Хатын-кызларда иң күп таралган яман шеш сөт бизе белән бәйле – барлык очракларның 21,4%ы. Ир-атларда иң еш очрый торган рак – простат бизе: барлык орчакларның 20,7%ы.

Нишләргә?

Медицина фәннәре докторы, Казакъстан онкология һәм радиология институты мөдиренең урынбасары булып эшләгән һәм бу институтта лаборатория җитәкләгән Морад Кәримов – медицинадан 300дән артык фәнни хезмәт язган галим. 15 кандидат һәм дүрт медицина фәннәре докторы әзерләп чыгарган онколог Азатлыкка яман шешне булдырмау ысулларын бәян итте.

Морад Кәримов

Морад Кәримов

– Иң элек шуны әйтәсем килә: рак үзеннән үзе килеп чыкмый. Моның өчен тиешле мохит кирәк. Әйтик, үпкә, ашказаны, аналык, сидек куыгындагы тукымалар ялкынсыну халәтендә була икән, яман шешнең барлыкка килү мөмкинлеге арта. Ялкынсынган тукымаларга канцероген матдәләр тизрәк кереп оялый. Шуңа күрә һәрбер әгъзаның сәламәтлеген кайгыртып яшәргә кирәк!

Канцероген бөтен җирдә

Без канцероген матдәләр чолганышында яшибез. Сүзнең үзеннән күренгәнчә, канцероген – рак, ягъни канцерны китереп чыгара торган матдә. Татарстан – нефть чыгара торган төбәк. Ә нефтьтә канцерогеннар аеруча күп. Машина төтене катыш һава сулыйбыз, көн саен бензин белән каршылашабыз – бөтенесендә нефть эзләре, ягъни канцерогеннар.

Эре елгалар буйлап йөзә торган кораблар суны пычрата. Без шул суны эчмәсәк тә, аны ризык әзерләүдә, юынганда кулланабыз.

Канцерогеннар безгә су юлы белән дә, һава аркылы да, ризык белән дә үтеп керә

Димәк, канцерогеннар безгә су юлы белән дә, һава аркылы да, ризык белән дә үтеп керә.

Инде тәмәке тартучылар турында әйтеп тә торасы юк: помидор үскәндә туфрактан үзенә С витамины сеңдереп барса, тәмәке үсемлеге радиоактив матдәләр, шул исәптән полонийны сеңдерә. Тәмәке тарткан кеше менә шуларны тарта да инде.

Һормоннарны уйнатмаска

Һәрбер кешедә ир-ат һормоннары да, хатын-кыз һормоннары да бар. Алар билгеле бер нисбәттә сакланырга тиеш. Шул нисбәт аз гына үзгәрде исә (5 кенә микрограммга үзгәрү дә җитә), тукымада да үзгәрешләр хасил була. Әйткәнемчә, ялкынсынган тукыма – яман шеш барлыкка килү өчен менә дигән җирлек.

Хатын-кызлар балага узмас өчен һормоннар эчә. Аннары, киресенчә, балага узар өчен һормоннар куллана башлый. Беренчедән, ул даруларның бөтенесендә диярлек әлеге дә баягы канцероген матдәләр бар, икенчедән, хатын-кызның бөтен организмы, аның һормональ тотрыклылыгы коточкыч стресс, үзгәреш кичерә. Ә бу рак өчен яхшы сәбәп.

Җенси канәгатьсезлек яман шешнең сәбәбе булырга мөмкин

Тәртипсез җенси тормыш та яман шешкә китерә. Игътибар иткәнсездер: ир-атларда җенси әгъзалар рагы юк диярлек – гаять сирәк күренеш, ә хатын-кызларда иң күп таралган рак – сөт бизе шеше. Шуңа күрә хатын-кызлар өчен тәртипсез җенси тормыш алып бару үтә дә куркыныч. Ә инде кияүдәге ханымнарга даими рәвештә җенси яктан канәгать булып яшәргә киңәш ителә, чөнки җенси канәгатьсезлек тә яман шеш сәбәпләренең берсе булырга мөмкин.

Чәй – үтерүче дә, коткаручы да

Башка халыклар белән чагыштырганда, төрки милләтләрдә ашказаны рагы ешрак очрый. Иң күп үлүчеләр - казакъ белән төрекмәннәрдә. Бурятларда, якутларда һәм Иранда да ашказаны рагы – яман шешнең иң таралган төре. Сәбәбе – кайнар кара чәй.

Кара чәй – ул шул ук яшел чәй, тик кыздырылган гына. Кыздырган вакытта чәйдә канцероген хасил була, шуңа күрә кара чәйне кайнатып тормыйча эчү мәслихәт, югыйсә андагы канцероген суга бүленеп чыга.

Ашказаны рагыннан сакланырга теләсәгез, дүрт гади кагыйдәне үтәгез:

  1. кайнаган чәй эчмәгез
  2. чәйне кайнар килеш эчмәгез
  3. куе чәй эчмәгез
  4. күп чәй эчмәгез

Икенче яктан, чәй эчү кешене коткара да. Мәсәлән, татарларда сидек куыгы шеше сирәк очрый. Әлеге дә баягы чәй аркасында. Без чәйне күп эчәбез. Шуның аркасында бәдрәфкә дә еш йөрибез. Ә сидек куыгы һәр ике сәгать саен бушанып торырга тиеш.

Ничек сакланырга?

Кабатлап әйтәм: яман шеш күп очракта ялкынсынган тукымаларда тарала башлый. Шуңа күрә сәламәтлекне кайгыртып, салкын тидермичә, авырмыйча яшәргә тырышырга кирәк.

Атна саен саф һавага чыгу мәслихәт!

Кеше тәнендә керфекле эпителий дигән күзәнәкләр катламы бар. Менә шул эпителий сулыш юллары аркылы кергән канцерогеннарны куып чыгара. Грипп белән авырган кешедә исә эпителий начар эшли, канцерогеннарны организмга үткәреп җибәрә. Аны тәртиптә тотар өчен, һәр атна саен саф һавага чыгу мәслихәт! Авылга кайтасызмы, шәһәр читендәге берәр паркка барасызмы – анысы сезнең эш. Иң мөһиме – саф чиста һава сулау.

Әлбәттә, витаминлы җиләк-җимеш, яшелчә ашарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ризыкларга килгәндә, күп калорияле ашамлыклардан баш тартып, кәбестә, суган, сарымсак, әстерхан чикләвеге, борчак, помидор кебек яшелчә һәм кыяклыларга өстенлек бирергә киңәш итәм.

"Керосин эчеп терелдем"

Биектау районында яшәүче Әлфия Мөхәммәдъяровага 1991 елда күкрәгендә яман шеш бар дигән диагноз куела. Күп дигәндә ай ярымлык гомерең калган, диләр аңа республика клиник хастаханәсендә.

Әлфия Мөхәммәдъярова

Әлфия Мөхәммәдъярова

"Казаннан авылыма кайтып төшкәч, 50 яшемдә якты дөньядан китеп барам дип туйганчы еладым. Аннары китапханәгә бардым. Андагы газет-журналларда яман шеш турында ниләр язылган – барысын да актарырга, укырга тотындым. Язмаларның берсендә бер хатын-кызның керосин эчеп рактан котылуын белдем. Шунда әтиемнең керосин үлгән кешене дә терелтә дигән сүзе искә төште. Барыбер үләм бит инде, һичьюгы сынап карыйм әле дип, 14 көн дәвамында иртән һәм кичен берәр кашык керосин эчә башладым. Прополис ашадым. Яңадан хастаханәгә тикшеренергә баргач, табиблар аптырап калды: яман шешнең эзе дә калмаган иде", дип сөйләде Әлфия Мөхәммәдъярова Азатлыкка.

– Мин, әлбәттә, башкаларга керосин эчегез дип әйтмим. Миңа булышты ул. Гомерең бетмәсә, авыру үтерми кешене, - ди Мөхәммәдъярова.

Онколог Морад Кәримов сүзләренчә, Әлфия Мөхәммәдъяровага диагноз ялгыш куелган булган.

– Яман шеш булмаган ул. Ялкынсыну шеше булгандыр. Әле ярый керосин эчеп агуланмаган, - ди Кәримов.

Диагнозларның яртысы дөрес түгел

Наил Вәлиевның (исемен үзгәртүебезне сорады) әнисе быел 66 яшен тутырмыйча вафат булды.

– Хәле китә башлады. Табибка барды. Ракның өченче стадиясе ачыкланды. Андый ракны әле АКШта да, Израилдә дә дәвалый белмиләр – ашказаны асты бизе шеше иде әнидә, - дип сөйләде Наил. – Әнкәйне Мәскәүгә алып килдек. Иң яхшы табибларга күрсәттек. Операциянең файдасы булмас, 6 ай гомере бар, диделәр. Шулай булды да.

Наил әнисен коткарырга теләп, бөтен мөмкинлекләрне барлап карый. Кытай табиблары белән дә киңәшләшә, Израилдә табиб булып эшләүче дустыннан да мәгълүматлар туплый.

Кеше рак дәвалыйм дип Израилгә бара, ә анда Русия табиблары куйган диагнозны кире кагалар!

– Ул дустым бик кызык әйбер сөйләде. Израилгә Русия төбәкләреннән дәваланырга дип килгән пациентларның яртысында яман шеш диагнозы расланмый. Ягъни кешеләр миндә рак бар дип андагы хастаханәгә бара, ә андагы табиблар Русия табиблары куйган диагнозны кире кага!

Егет сүзләренчә, Русиядә иң яхшы табиблар Мәскәүдә җыелган. Ә алар, әлбәттә, бөтенесен дәвалап бетерә алмый.

– Кызганыч, безнең халык яман шешкә тикшеренми диярлек. Көнбатышта хатын-кызлар 35 яшьтән соң елына бер тапкыр скрининг уза. Ә безнең кешеләр профилактика яратмый, бу әйбергә битараф булып кала бирә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры хәбәр иткәнчә, 2014 елда яңа ачыкланган яман шеш очракларының 57%ы гына беренче һәм икенче стадияләргә карый (беренче стадиягә генә караган очракларның төгәл саны хәбәр ителми). Ә бит ракны беренче стадиядә ачыклаган вакытта кеше гомерен коткарып калу, аны озынайту шанслары 95%ка җитә.

Башкортстанда да авыруларның һәр дүртенчесе чире турында соңгы стадиядә белә. Ул хакта Азатлыкка Башкортстанның баш онкологы Шамил Ганцев сөйләгән иде. Яман шеш белән авыручылар Татарстан белән Башкортстанда гына түгел, дөньяның башка илләрендә дә бик күп. АКШта үлгән һәр дүрт кешенең берсе яман шеш авыруыннан үлә. АКШ Яман шеш җәмгыяте мәгълүматларына караганда, 2014 елда анда яман шеш диагнозы белән яшәүчеләр саны 14.5 миллион чамасы иде (Халык саны 319 миллионга якын). Аларның бер өлеше дәвалана, башкаларында яман шеш таралуы туктаган. Көнбатыш илләрендә яман шешне иң беренче стадиядә күреп алып дәвалау мөмкинлекләре күбрәк. Европада "алдынгылар" рәтендә Дания, Ирландия. Дөнья яман шеш тикшеренүләре фонды мәгълүматларына караганда, яман шеш белән авыручылар Сингапур, Ямайка һәм Һондураста аз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG