Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума рәсмиләргә Google, Yahoo һәм WhatsApp куллануны тыймакчы


Русия Дәүләт думасы депутатлары рәсмиләргә Google, Yahoo һәм WhatsApp куллану өчен җәза турында канун өлгесен әзерләде.

Түрәләргә эш өчен Google, Yahoo һәм WhatsApp куллануны тыю кануны өлгесен Федерация Шурасындагы элекке Брянски өлкәсе вәкиле Михаил Марченко һәм КПРФтан Вадим Соловьев әзерләде. "Известия" язуынча, канун өлгесендә "чит илләр күрсәткән хезмәттән файдалану өчен акчалата җәза һәм эштән алыну" яный диелгән.

Google, Yahoo һәм WhatsApp куллануны тыю кирәклеге турында Русия Иминлек Шурасы секретаре Николай Патрушев белдергән иде. Моны ул әлеге системнар аша дәүләт хакимиятенә чит ил күзләү хезмәтләренең үтеп керүе белән аңлатты.

Халыкара эзләү системнарын тыю тәкъдиме 2013 елда ук чыкты. Ул вакытта "Бердәм Русия" депутаты Илья Костунов Google һәм Yahoo кулланучыларны "дәүләткә хыянәт"тә гаепләп 20 елга кадәр төрмәгә утыртырга тәкъдим иткән иде.

Татарстан 2013 елда Google белән килешү имзалады. "Татарстан, алга" программасының бер өлеше саналган "Алга Google белән!" дип аталган мәгариф башлангычы нигезендә студентлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр, мәгариф хезмәткәрләре, програмнар эшләүчеләр өчен чаралар оештырыласы иде. Татар яшьләре тырышлыклары нәтиҗәсендә Google Translate хезмәте татар теленә тәрҗемә итү өчен теләк белдерүчеләрне җыя башлады.

XS
SM
MD
LG