Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки илләрдә әдәбияттан бердәм дәреслек булачак


"Ата-бабалар мирасы" җыентыгы йөз томнан торачак
"Ата-бабалар мирасы" җыентыгы йөз томнан торачак

Әсбапны Халыкара төрки академия эшли.

Төрки илләр мәктәпләре өчен әдәбияттан бердәм дәреслек язылачак. Аны берничә елдан Халыкара төрки академия әзерләячәк, дип хәбәр итә “Мир 24” телеканалы.

Моннан кала Халыкара төрки академия моңарчы тиңе булмаган “Ата-бабалар мирасы” дигән фәнни проект тормышка ашырырга җыена. Бу төрки илләрнең фольклоры, хәзерге әдәбияты һәм танылган шәхесләре турында йөз томлык җыентык булачак.

Төрки академиянең Казакъстан башкаласы Астанадагы утырышында Татарстан, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Төркия һәм Казакъстан вәкилләре катнаша.

XS
SM
MD
LG