Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан артында хәрби күнегүләр өчен җир бүленде


2015 елның августында, Псков өлкәсендә хәрби күнегүләр
2015 елның августында, Псков өлкәсендә хәрби күнегүләр

Русия эчке эшләр министрлыгы уздырачак күнегүләр өчен җир Татарстанның Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында бирелә.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында хәрби күнегүләр өчен полигон төзелешенә җир бүлеп бирү турында киңәшмә узган атнада үтте. Нәтиҗәдә төзелеш өчен җирне Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында бүлеп бирү турында килешенде, дип хәбәр ителгән министрлык сәхифәсендә.

Киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, авыл хуҗалыгы министрлыгы кешеләре, Лаеш һәм Балык Бистәсе хакимиятләре вәкилләре катнашкан. Җирнең мәйданы һәм чикләре билгеләнгән. Район хакимиятләренә ул җирләрнең хуҗалары белән анда төзелеш башлау шартлары турында килешү соралган. Полигон Русия эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренең хәрби күнегүләре өчен төзелә.

XS
SM
MD
LG