Accessibility links

Башкортстанда иң яхшы мөгаллимнәрнең берсе – татар теле укытучысы


Лилия Кәримова
Лилия Кәримова

Укытучылар көнендә Башкортстан хөкүмәт йортында республиканың иң яхшы мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. 35 иң яхшы педагог арасында татар теле укытучысы Лилия Кәримова да бар.

Уфаның 4нче мәктәбендә татар телен укыта торган Лилия Кәримова инде 33 ел укытучы булып эшли. Ул - ике тапкыр “Русиянең иң яхшы укытучысы” дигән мактаулы исем алган мөгаллимә. Быел Лилия Кәримова “Мәгариф” милли проектының җиңүчесе булып танылды һәм 200 мең сумлык грантка ия булды.

29 сентябрьдә Башкортстанның яңа мәгариф министры булып Сибайда туып үскән Гөлназ Шәфыйкова билгеләнде. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов аннан яңача эш итүен көткәнен белдерде.

XS
SM
MD
LG