Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:18

Татарстанда үзсалымга каршы төшүче авыллар да бар


Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында референдум үтә. 2014 ел, июнь

Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында референдум үтә. 2014 ел, июнь

Татарстанда Түбән Кама районындагы өч авыл үзсалымга каршы чыкты. Авылларда референдум үткәреп үзсалымга дип җыелган акчаның кая киткәнен белмәүчеләр дә бар.

Русиядә икътисади кризис сәбәпле халыкның финанс хәле начарланган чорда хакимиятләр тишек-тошыкны ямап җитешсезлекләрне бетерүне халык өстенә аударуны арттыра. Үзсалым (самооблажение) дигән төшенчә Татарстанда ныграк тамыр җәя.

27 сентябрь көнне Түбән Кама районындагы 13 авылда үзсалымга референдум үтте һәм район түрәләре 5 октябрь көнне бу чарага нәтиҗә ясады. Әлеге 13 авыл арасыннан өч авыл: Каенлы, Кызыл Чишмә һәм Афанасово халкы үзсалымны түләмибез дип тавыш бирде.

Кызыл Чишмә халкы референдумга дип мәктәпкә җыелган. Бу авылда 2800ләп кеше көн күрә, аны нефтехимия үзәгенә терәлеп үк торганга, Түбән Кама шәһәренең бер бистәсе дип тә әйтергә була. Монда күпчелек татарлар яши.

Мәктәп мөдире Гүзәл Яруллина референдумга халыкның теләп килүен әйтә. Кызыл Чишмә җирле үзидарә шурасы референдумга авылдагы юлны төзекләндерү өчен халыктан акча җыярга теләгән. Халык сайлаудагы кебек бюллетень алып "каршы" яки "риза" дигән җиргә тамга салып, аларны әрҗәгә төшергән.

"Юлны бик начар дип әйтмәс идем, барыбер төзекләндерергә кирәк, гел машина йөреп тора, юлларның нинди икәнен үзегез беләсез, алай да зур чокырлар юк", ди Гүзәл ханым.

Аның сүзләренчә, халык арасында авыл хакимиятләренең акча җыюына җитди ризасызлык белдерүчеләр дә, хуплаучылар да булган. Хакимиятләр балигъ булган (18 яшь) һәркемнән 300 сум акча җыярга теләгән, референдум нәтиҗәләренә күрә халык күпчелек тавыш белән "без моңа каршы" дип белдергән. "Бер караганда зур акчалар түгел бит инде, 12 айга бүлеп карасаң бик аз килеп чыга", ди Яруллина. Әгәр гаиләдә 18 яше тулган дүрт кеше булса, елына 1200 сум туры килә.

"Милек, җир, транспорт салымы акчалары районга китә"

Түбән Камадан 25 чакрым ераклыктагы Каенлы халкы исә референдумда күпчелек тавыш белән авылдагы электр чыбыкларын алыштырырга акча җыймыйбыз дип белдергән. Бу хакта Азатлыкка ике ел Каенлы җирле үзидарә шурасы башлыгы булып эшләүче Фәнис Нәбиуллин белдерде.

"Үзара сөйләшкәндә алар барысы да риза кебек, ә яшерен тавыш бирә башлагач каршы булып чыкты", ди ул. Мондый ризасызлык булмасын өчен ярты ел алдан ук халыкны агарту эшләрен башларга кирәк дигән фикер дә белдерде. Каенлыда үзсалым референдумы шулай ук беренче тапкыр үткән. Бу җирлеккә караган кайбер авылларда зиратларны төзекләндерү өчен акча җыю мәсьәләсе куелган булган.

Авыл халкы болай да электр өчен аз акчалар түләми, үткәргеч чыбыкларның төзеклеген карап торырга тиеш ширкәтләр дә бар. Ни өчен хакимиятләр бу җитешсезлекне дә авыл халкы өстенә аудара соң дигән сорау да туа. Азатлык әлеге сорауны Нәбиуллинга юллады.

"Һәр авылның үз проблемы бар бит. Хөкүмәт карарга тиешме, әллә юкмы дигәннән, безнең уйлау буенча, зиратларны төзекләндерүне дә хөкүмәт карарга тиеш. Шуңа күрә андый сүзләр гомумән булырга тиеш түгел. Без бит авыл өчен, утмы ул, юлмы – уртак эш эшлибез", ди Нәбиуллин. Ул бу эшләр өчен кемнеңдер акча түләргә мөмкинлеге бар, ә кемнеңдер юк дип тә белдерә. Каенлыда электр чыбыклары сузу өчен һәр кешедән 500 сум җыярга теләгән булганнар. Әгәр гаиләдә дүрт кеше булса, ике мең сум килеп чыга. Фәнис әфәнде "бәлки зур сумнар куелгандыр" дип халык хәленә дә керергә тырыша.

Үзсалымнан кала, авыл халкының салымнары болай да җитәрлек. Хезмәт хакы алганда ай саен керем салымы (подоходный налог), елга бер тапкыр җир салымы, милек салымы, транспорт салымы түләп тора. Ә бу акчалар кая китә соң? Нәбиуллин сүзләренчә, аларда районга китеп бара. Күпмесе кире кайтканын әйтә алмады. "Район биргәнгә (сумнарга) яшибез дә инде", ди ул.

Актанышбашта әүвәл һәйкәл, аннары гына юл

Актаныш районының Актанышбаш җирлегендә халыктан җыелган бөтен салымнар да авылда кала. Бу хакта Актанышбаш җитәкчесе Лилия Фазлыева белдерде.

"Салымнар безгә өстәмә керем (допдоход) булып килеп керә. Депутатлар белән җыелышып ул акчаны кая тотарга икәнен хәл итәбез. Мисал өчен, су проблемнарын хәл итүгә, юлларны төзекләндерүгә тота алабыз. Халыкның нинди генә проблемы килеп чыкмасын, әнә шул акчага хәл итәргә тырышбыз. Бу салымнар 1 октябрьгә кадәр түләнергә тиеш, акчалар безгә 1 ноябрьдән керә башлый", ди Лилия ханым.

Лилия Фазлыева

Лилия Фазлыева

Актанышбашта үзсалымга акча җыю референдумы ике тапкыр үткән. Башта авыл шурасы депутатлары җитешсезлекләрне барлап, алар арасыннан иң кирәкле дигәнен сайлап алып бу мәсьәләне халыкка чыгарырга һәм референдум үткәрергә дигән карар кабул иткән. Быел февраль аенда үткән референдумга ике мәсьәлә куелган. Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл төзергә һәм юлларны төзекләндерергә акча җыярга дип халык референдумда уңай тавыш биргән.

Фазлыева сүзләренчә, референдумнан соң балигъ булганнардан 150 сум акча җыеп алганнар. Үзсалым беренче группа инвалидларга, нинди генә төр сугыш булмасын, анда катнашкан ветераннарга кагылмаган. Халыктан җыелган һәр 150 сумга әлеге җирлеккә караган "Актаныш" агрофирмасы тагын 550 сум өстәгән. "Агрофирманың халыкка ярдәм итү теләге белән, үз карары белән иде бу", ди Лилия ханым. Җыелган сумнарга Татарстан хөкүмәтенең дүрт тапкыр күбрәк акча өстәп бирүен, елга бер тапкыр булган җыелышта халык алдында бу акчаларның кая китүе турында тиенен-тиенгә хисап тотуларын да әйтә ул.


Акча җыелгач, Актанышбаш депутатлары беренче чиратта һәйкәлләр булырга тиеш, ә аннары юлга тотынырбыз дигән карар чыгарган. Лилия ханым сүзләренчә, авылларда өч һәйкәл әзер, төзүчеләр җитешмәгәнгә тагын берсе чират көтә.

"Юлга дигән акча бәйгегә куелды. Бәйгедә җиңгәннәр белән килешү төзелгәч, юлларны да төзекләндерә башлыйбыз", ди ул.

"Акчаның кая киткәнен без белмибез"

Республика җитәкчелеге үзсалым җыю кирәклеген халыкның исенә төшереп торырга тырыша. 2012 елда Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасының VII корылтаенда шура рәисе Миңсәгыйт Шакиров үзсалымны "җирле мәсьәләрне хәл итүдә көчле терәк" булып тора дип белдергән иде. 2014 елда Алабугада үткән киңәшмәдә президент Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләрен үзсалымга чакырып, республика тарафыннан өстәмә ярдәмнең яхшы булачагын вәгъдә итте.

Татарстанда үзсалымга акча җыя башлагач, бу акчалар дөрес тотылмый, кая китә соң дип белдерүчеләр арта. Быел март аенда Азатлыкка Яшел Үзән районындагы бер авылда яшәүче пенсионер ханым узган ел 200 сум җыюларын, әмма ул акчаларның кая киткәнен белмәвен әйткән иде.

Теләче районы Алан җирлеге халкы да быел яңадан үзсалым җыю мәсьәләсе күтәрелгәч, узган ел җыйганыгыз кая китте соң дип тавыш куптарган.

"Узган ел да юлга таш җәяргә дип җыйган иделәр, быел да шул мәсьәлә күтәрелде. Кешеләр узган елгы акчалар кая китте соң дип шаулаша башлагач, быел былтыргы кебек кеше башына 500 сум түгел, ә 200 сум җыярга дип килештеләр", ди Алан авылында яшәүче Дания ханым. Ул авылда референдум үтмәвен, ә акча җыю мәсьәләсенең концерт алдыннан халык алдында гына хәл ителүен дә әйтә.

Алан җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев исә референдум үтте, халыктан җыелган акчаларның тиене дә исәптә, хисап та тотабыз белдерә.

Аның сүзләренчә, бу акчалар райондагы казнага (казначейство) тапшырыла, Татарстан хөкүмәтеннән дүрт тапкыр артып кайткач, эшлисе эшләргә, сатып алынасы әйберләргә бәйге үткәрелә. Акчаның кая киткәнен райондагы Хисап пулаты контрольдә тота, ди ул. Быел җыелган акчаларга урамга җәю өчен вак таш (щебенка), урамдагы электр баганаларына лампалар, сафтан чыга калса, су суырткычлары алып куярга җыенуларын белдерә.

"Шәхси газетлар авыл халкының хокук яклаучысы ролендә"

Хокук яклаучы, Татарстан дәүләт шурасының элекке депутаты Сүрия Усманова үзсалым киңрәк тарала барган саен, бу гамәлнең җитешсезлекләре дә күбрәк ачыла ди. Ул күп әйбер акчаны җыйганнарның намусыннан һәм ул акчаларны халыкка файдалы итеп тотуны оештыра белүдән тора дип әйтә.

Сүрия Усманова

Сүрия Усманова

"Дөрестән дә, шундый авыр вакытларда, хәзер кризис та инде, ә дөресен әйтсәк, авылның беркайчан да кризистан чыкканы юк, үзсалым халыктан өстәмә рәвештә акча җыю булып тора. Авыл халкының бик күп мәсьәләләре хәл ителмәгән бит. Юллар салу өчен дә, газ кертү өчен дә җыялар.

Бер яктан караганда, бәлки, бу акчаларны җыю дөрестер дә, әмма аны ничек тоту бик зур мәсьәлә булып кала. Бу акчаларның язмышы җыючыларның намусыннан һәм оештыру осталыгыннан тора.

Матбугатта кайбер мәкаләләрдә, безнең җитәкчеләргә рәхмәт, акчаны җыйдык, юллы да булдык, дип язалар. Ә күбесенчә, зарланалар. "Акча җыйдык, ул проблемнар хәл ителмәде", дип белдерәләр. Авыл халкы шәһәрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда үз хокукларын азрак белә. Бер сүз белән әйткәндә, яклаучысыз инде ул. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Юридик яктан караганда, хокукларын һәм аларны ничек якларга икәнне белмиләр. Акчаны җыеп бирәләр, әмма контроль юк анда. Төп мәсьәлә монда – авырлык белән табылган мескен акчаның да тиешле урынга китмәве.

Соңгы вакытта безнең шәхси газетларның булуы бу мәсьәләдә авыл халкына ярдәм итә. "Безнең гәҗит"ме ул, "Ирек мәйданы"мы, "Сираҗи сүзе"ме, бу газетларның журналистлары, дөресен әйтик, хокук яклаучылар ролен үти. Авыллардагы халык яклау таба алмагач, хәзер бу газетларга мөрәҗәгать итә", ди Усманова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG