Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Милләт белән Совет арасында. Сугышның башланып китүе


1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Арттагы шигәрдә гарәп хәрефләре белән "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" һәм янында русча "Халык республикасы" дигән сүзләр күренә

1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Арттагы шигәрдә гарәп хәрефләре белән "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" һәм янында русча "Халык республикасы" дигән сүзләр күренә

Азатлык тарихчы галим Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" әсәреннән өзекләр тәкъдим итә.

Японнарга каршы сугыш русларның җиңелүе белән тәмамланганнан соң, Русия империясе тышкы сәясәттә төп игътибарны яңадан Европага һәм Якын Көнчыгышка юнәлтә, шул исәптән, Төркиягә каршы империалистик рухлы планнар кора.

Русия иң элек Токио белән килешү төзеп, Япониянең Британия белән Русиягә каршы иттифак коруын киртәләде. Соңрак Ирандагы нефть ятмалары аркасында Русия белән Британия арасында килеп чыккан низагны җайлады. 1907 елның 31 августында бу ике дәүләт үзара шартнамә төзеделәр. Ул аларның Иран, Әфганстан һәм Тибет белән бәйле мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итте.

Әлеге сәяси маневрлар Германия идарәчелләрен хәвефкә төшерде. Русия Антанта блогына кушылганнан һәм “Өчле иттифак” (Германия, Австро-Маҗар һәм Италия берлеге) барлыкка килгәч, Европада сугыш чыгу ихтималы бик нык көчәеп китте, чөнки бу кыйтгадагы илләр арасындагы каршылыкларның төбендә алман-инглиз көндәшлеге ята иде. Русия әлеге көндәшлекнең тирәнләшүе процессында сизелерлек роль уйнады. Пётр I заманында ук инде Босфор һәм Дарданел бугазларын үз кулларына эләктерергә хыялланган Русия түрәләре ХХ гасыр башында хасил булган яңа шартларда иске планнарны гамәлгә ашыру ансат булыр дигән фикергә килә. Германиянең Төркиягә йогынтысы артканын күзәтеп барган рус идарәчеләре көньяк юнәлештәге “традицион” сәясәт юлын арындыру өчен иң әүвәл кайзер Германиясен зәгыйфьләндерү кирәклеген бик яхшы аңлаганнар.

Моннан тыш, Русия славян халыкларының тарихи химаячесе һәм яклаучысы буларак билгеле иде. Бу яклау сәясәтенә муафыйк төстә ул Австро-Маҗар империясе чикләре эчендәге Босния-Һерцеговинаны Сербиягә кушып “бөек Югославия” дәүләтен төзү планын да әзерләп куйган иде. Русиянең шулай ук Австро-Маҗар империясе таркалган очракта чехларны сәяси хокукларга ия булу ягыннан маҗарлар белән бертигез итеп, үзенә күрә “Австро-Маҗар-Чехия” мәмләкәтен булдыру нияте дә юк түгел иде. Әгәр бу планнар тормышка ашса, билгеле, бөтен славян кавемнәре рус гегемониясе астында калган булыр, Н.Данилевский, А.Хомяков һәм башка рус панславянчыларының хыяллары чынга әверелер иде. Күрсәтелгән тышкы сәяси максатларга ирешү өчен 1907-1913 елларда кораллануга 4 миллиард сум акча тотылды. 1914 елда армияне кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен 975 миллион сум сарыф ителде. Шул рәвешчә Русия әзерлек чараларын күреп үзенә җайлы вакытны көтә башлады.

Көтелгән форсат тиз арада чыкты да. 1914 елның 28 июнендә Сараево шәһәрендә Австриянең тәхет варисы Франц Фердинанд “Бөек Сербия” исемле яшерен оешма әгъзасы тарафыннан атып үтерелде. Бу сугышны башлау өчен сылтау булды. Шул ук елның 28 августында Австро-Маҗар империясе Сербиягә каршы сугыш игълан итте. 30 июльдә Николай II хәрби министр Сухомлиновка гомуми мобилизация игълан итәргә әмер бирде. 1914 елның 1 августында исә Германия Русиягә каршы сугыш ачты. Шулай итеп Беренче бөтендөнья сугышы башланып та китте. Германия, Австро-Маҗар, Италия (анысы соңыннан Антанта дәүләтләре ягына күчте) һәм бераздан соң Госманлы империясе хәрби низагъның бер ягын тәшкил итсәләр, аларга каршы лагерь Русия, Англия һәм Франциядән гыйбарәт булды.

Сугышның башланып китүе Русиядә патриотизм хисләрен көчәйтеп җибәрде. Дәүләт Думасындагы бөтен сәяси фиркаләр (биш большевик-депутатны санамаганда) сугышны башлауны яклап тавыш бирделәр. Рус халкы сугышта тиз арада җиңәчәгенә ышанган иде. Забастовкалар туктады, эшчеләр ватандарлык белдерүләре белән чыктылар, дистәләгән мең кеше үз ихтыяры белән армия сафларына язылды.

Сугыш елларында Русиядә эчке вазгыять

Сугыш башлангач русларның чит ил кешеләренә нәфрәте артып китте, хәтта башкала Санкт-Петербург исеме алманча булганы өчен Петроградка үзгәртелде. Рус армиясенең Таненберг янындагы каты җиңелүе милли тойгыларны тагын да көчәйтеп эшчеләр, авыл халкы, буржуазия һәм югары сыйныфның патша тирәсендә туплануга сәбәп булды. 1915 елның гыйнварында Дәүләт Думасы ялга җибәрелеп, хөкүмәт конституциянең 87нче матдәсенә муафыйк рәвештә мәмләкәтне парламентсыз идарә итә башлады, ягъни патшаның фәрманнары закон урынын алдылар.

Герман сугышы икътисади тормышка йогынтысын тиз күрсәтә башлады. Эре җирбиләүчеләрнең банклардан кредит алу мөмкинлекләре чикле булганга авыл җирендә җитештерү күләмнәре кимеде. Башлыча кредитлар сәнәгатькә бирелә иде. Рус акционерлык ширкәтләренең хисапларына караганда, сугыш вакытында барлыгы 1 миллиард 256 миллион сум күләмендә кредит бүлеп бирелгән. Шуның 920 миллионы заводлар санын арттыруга һәм машина төзү сәнәгатенә киткән. 1916 елда заводларда җитештерелгән продукциянең 80 проценты армиягә җибәрелде. Сугыш нәтиҗәсендә экспортка бик зур зарар килде. Русиянең икътисады хәрби сәнәгать, эчке сәүдә һәм беректәшләр биргән кредитлар аркасында гына яшәвендә дәвам итте. Мәсәлән, 1914 елда Франция белән Англиядән барлыгы 2 миллиард 243 миллион доллар күләмендә кредит алынган иде һәм бу сумманың өчтән бер өлеше эре сәнәгать кәсәбәләренә бирелде. Русия өчен дөнья базары ябылу сәбәпле илдә ягулык, күмер, нефть, металл һәм чимал кытлыгы башланды. Икътисади авырлыклар белемле кешеләрнең армиягә алынуы һәм чималның кыйбатлануы исәбенә тирәнәйде. Моңа бәйле рәвештә акчаның кыйммәте төште, көн күрү ифрат кыенлашты.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, крәстияннәрнең зур күпчелеге илдәге җир бүленү системасына ризасызлык күрсәтә иде. Сугыш башлану белән крәстияннәрнең күбесе солдатка алынды һәм шул сәбәпле игенчелек тармагында эш көче (батрак) кытлыгы үзен сиздерә башлады.

Сугыш елларында дошман гаскәре басып алган яки саклану максаты белән армия идарәсенә бирелгән төбәкләрдә заводлар җимерелгән яисә тылга күчерелгән иде.

Армия чималны һәм шәхси байлыкларны конфискацияли, халык тылдагы төбәкләргә күчерелә, терлекчеләр исә мал-туарларын гаскәргә түбән бәя белән сатырга мәҗбүр була иде. Өстәвенә игенчеләр уңышны җыеп алуда, амбарларда саклауда һәм аны сату эшендә зур проблемаларга тап булдылар. Илдә бөтен нәрсә дә армиянең ихтыяҗларына карап көйләнгәнгә ирекле базарда тауар табу кыенлашты. Әйтик, армиянең иткә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан чыгып хайван көтүләре турыдан-туры хәрби идарәчәлеккә тапшырыла иде. Бу хәл Русиянең милли азчылыкларында ризасызлык тудырды.

Югарыда тасвир ителгән факторлар сугыштагы җиңелүләргә, сугышның азагында исә Русиянең 842 мең дүрткел чакрым җире, сәнәгать кәсәбәләренең өчтән бере һәм халыкның 23 проценты югалуына китерде.

Ризасызлык, ачлык, мохтаҗлык

Беренче дөнья сугышы башланыр алдыннан Русиядә хәрби икътисад режимы гамәлгә ашырыла. Икътисад белгечләре ашлык бәяләренең артуы, җирбиләүчеләрне җитештерү күләмен арттырырга мәҗбүр итәр дип фараз кылсалар да, исәпләре дөрескә чыкмый.

Сугыш экспортка да зур зарар китерә. 1913 елның гыйнварыннан алып 1914 елның июненә кадәр экспорт күләме 1 миллиард 470 миллион сум тәшкил итсә, сугыш купканнан соң, ягъни 1914 елның июль-декабрендә 279 миллион сумга кадәр кими. Әгәр 1913 елда Русия сәнәгате 5 миллион 621 мең сумлык продукция җитештергән булса, 1917 елда бу сан 4 миллион 344 мең сум тәшкил итә. Тик завод-фабрикаларда эшче саны гына 16 процентка арта. Игенчеләрнең зур өлеше армиягә алына, авыл җирендәге эшнең бөтен авырлыгы хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Илнең 27 губернасында 13 миллион 200 мең хатын-кыз һәм нибары 8 миллион 400 мең ир-ат эшли. Ләкин моңа карамастан сугышның беренче елларында авыл халкының тормышы бераз җиңеләя. Солдатка алынган ирләр өчен түләнгән компенсацияләр исәбенә крәстияннәрнең уртача кереме 2-3 тапкыр арта.

Бигрәк тә дошман армиясе басып алган яисә мөдафәга (оборона) максаты белән армия карамагына бирелгән өлкәләрдә тормыш шартлары авырая. Бу исә халыкта ризасызлык дәрәҗәсен арттыра. Сугышның соңгы елларында, аеруча шәһәр җирендә халыкның мохтаҗлыгы соңгы чиккә җитә. Мәсәлән, “Камско-Волжская речь” газетасының 1917 елгы 13 (26) июнь санында Казанда мөселманнарның азык-төлек комиссиясе бинасын басып алып ашамлыкны тигез рәвештә бүлүне таләп итүләре турында хәбәр бирелә. Ачлык турындагы хәбәрләр башка урыннардан да, шул җөмләдән Фәрганә төбәгеннән дә килә.

Казан халкы бөтен июнь ае буенча диярлек барлыкка килгән ситуациягә ризасызлык күрсәтә. “Сибирия” газетасы хәбәр итүенә караганда (1917 ел, 16 июль, 73 сан) шәһәрдә бер төркем татарлар, кулларына кызыл байраклар тотып, икмәк һәм шикәр таләп итәләр, губерния идарәсе бинасына кадәр намаеш (демонстрация) ясап баралар. Җыелган халыкны солдатлар куып тарата. Кыйбатчылык һәм азык-төлек кытлыгы бер-ике айдан соң тагын да артачак иде. Июльдә бер фунт, ягъни ярты кило икмәкнең бәясе 12 тиен булса, сентябрь-октябрьдә ул 25 тиенгә җитә. Анысын да әле фәкать махсус документ белән алу мөмкин була. Шикәр исә сатудан бөтенләй югала.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG