Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: "Кырым Татарстан кебек милли территориаль автономиягә ия булырга тиеш"


Җәмилев: Татарстан кебек Кырымда да милли территориаль автономия булырга тиеш
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Мостафа Җәмилев Кырым статусын билгеләү кирәклеген Татарстан һәм Башкорстан тәҗрибәсе мисалында аңлатты.

6 октябрь Киевта журналистлар белән очрашуда Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Мостафа Җәмилев Кырым статусын билгеләү кирәклеген аңлатты.

"Кырым автоном республикасы (Кырым Совет Социалистик республикасы) 1921 елда анда кырымтатарлар төп халык булганы өчен төзелде. Татарлар сөргенгә куылгач республиканың кирәклеге калмады, аны гамәлдән чыгардылар. Автономияне анда яшәгән төп халык исеме белән атау ул милләтнең хокукы башкалардан өстен була дигән сүз түгел. Автономия төп халыкның хокукларын яклау механизмын бирәчәк. Ул халыкның телен үстерүгә, хакимиятнең барлык тармакларында шул халыкның вәкилләрен булдыруга юл ачачак. Болар бу халыкка башкаларны ничек яшәргә өйрәтү өчен түгел, ә үз мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк. Кырымтатарлар хакимиятне үз кулларына алырга тели дигән фаразлар дөрес түгел, халыкка мәгълүмат җитеп бетми.

Русиядә милли республикалар бар. Татарстан конституциясендә татар халкының үзбилгеләнү хокукына ия булу турында язылган. Русиядә төп халык азчылыкта булган милли республикалар бар – Башкортстан, Карелия. Әмма ул республикалар бар, чөнки анда ул халыклар яши", диде Мостафа Җәмилев.

Русия президенты Владимир Путин Кырымда милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуда "ватандашларга милләткә карап аерым өстәмә хокуклар турындагы сүзләрне куркыныч дип саныйм", дигән иде.

Бүген Киевта узган матбугат очрашуында шулай ук Кырым мөфтие Әмирали Аблаевның Мәҗлестән чыгарылачагы турында да әйтелде. Бу карар мөфтинең Кырымның яңа "хакимияте" белән эш итүе сәбәпле кабул ителгән.

XS
SM
MD
LG