Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Башкортстан башкаласы хакимияте башы Ирек Ялалов Уфада бер укучы кыз вәхшиләрчә үтерелгәннән соң канунсыз биналарны алдыру эшенә кереште.

Уфа мэры Ирек Ялалов 6 октябрь узган киңәшмәдә канунсыз урнаштырылган гаражларга һәм башка төзелешләргә каршы сугыш ачуын белдерде. “Без дүрт ел эчендә Уфаны яктырту мәсьәләсен чиштек. Ә хәзер мин барлык канунсыз төзелешләргә каршы сугыш игълан итәм. Бу гаражларга гына кагылмый”, диде ул киңәшмәдә.

Ирек Ялалов 22 сентябрь узган Уфа хакимияте шурасы киңәшмәсендә әлеге мәсьәләне бер тапкыр күтәреп, башкала мәктәпләре янындагы барлык гаражларның канунлыгын тикшерергә күрсәтмә биргән иде. Ләкин башкала мәктәпләре янындагы гаражлар шул килеш утыруларын дәвам итә. Бу карар Уфада 11 яшьлек бер укучы кыз бала үтерелүдән соң бирелде.

21 сентябрь Уфада гаражлар арасында 5нче сыйныфта укучы кыз үтерелгән иде. 24 сентябрь бу җинаятьтә шикләнелгән 36 яшьлек Александр Валеткин кулга алынды. Соңыннан ул кызны көчләвен һәм буып үтерүен таныды. Полициянең җинаятьчене тиз арада табуына бәйсез интернет сәхифәләрдә шикләр дә белдерелгән иде. Ләкин полиция ярдәмгә Мәскәүдән криминал белгечләр килүе, җинаятьченең базада биоматериалы булуы сәбәпле тиз арада тотылуын аңлаткан иде. Җинаятьче аңа кадәр дә көчләүдә гаепләнеп хөкем ителгән булган. Аның белән никахсыз яшәүче хатыны Валеткиннан баш тартып, көмәнен алдыруы турында да хәбәрләр булды. Җинаятьчегә гомерлеккә иркеннән мәхрүм булу яный.

XS
SM
MD
LG