Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ярлылар саны арта


Татарстанда халыкның кереме 12%-ка кимегән
Татарстанда халыкның кереме 12%-ка кимегән

Илнең икътисады кризистан чыга алмый. Халык эшләгән акчасын туздырырга ашыкмый – аны сакларга тырыша. Ул хакта Югары икътисад мәктәбе чыгарган хисапта язылган.

Русия халкы эшләгән акчаны элеккеге кебек туздырырга ашыкмый. Кибетләргә дә сирәк йөри башлаганнар, төрле хезмәт күрсәтү өлкәләре дә акчасызлыктан зыян күрә.

“Ярлылар сәүдә өлкәсенә ярдәм итми”, дигән нәтиҗә чыгара Югары икътисад мәктәбе өчен тикшеренү үткәргән автор Екатерина Шохина. Ягъни халыкның кереме кими бара, нәтиҗәдә кешеләр эшләгән акчаларын тагы да күбрәк экономияли.

Халыкта акча юк дип эшкуарларның 54%-ы зарлана икән. Ризыкка ихтыяҗ кимемәгән, ә менә башка тауарларны сатып алмый башлаганнар. Нәтиҗәдә күп кенә ширкәтләр персоналны кыскартырга мәҗбүр. Соңгы айларда гына кыскартулар булган сәүдә оешмаларының саны 30%-ка арткан. Бу сан хәтта кризис булган 2009 елдан да югары.

Хәзерге кризистан иң зур зыянны автотранспорт, туризм өлкәләрендә эшләүче ширкәтләр, теш дәвалау клиникалары, реклам компанияләре һәм риэлторлар күрә.

Ә менә ломбард бизнесы, киресенчә, үсә. “Ломбард хезмәтләренә ихтыяҗ инде дүртенче квартал рәттән артып бара. Димәк, халыкның түләү сәләте даими рәвештә кими”, дип яза тикшеренү уздырган авторлар.

Татарстанда да халыкның кереме 2015 елның беренче яртыеллыгында 12%-ка кимегән. Сәүдә өлкәсендә дә 13%-лык рецессия күзәтелә. Ул хакта Татарстанстат оешмасы хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG