Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

"Милли сәүдә маркасы" бәйге-фестивале беренче тапкыр 10 октябрь Казанның агросәнәгать паркында оештырыла.

Татарстанның чит илләрдән кергән азык-төлеккә алмашка үзенекен әзерләп тәкъдим итү сәясәте кысаларында 10 октябрь Казанда беренче тапкыр "Милли сәүдә маркасы" бәйге-фестивале узачак, дип хәбәр итә intertat.ru. Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы тауарларын таныту өчен 2014 елда "Милли сәүдә маркасы" исемле дәүләт оешмасы барлыкка килгән.

Татарстан кибетләрендә "Татарстан продукты" исемле бренд белән тәкъдим ителгән ит һәм сөт ашамлыклары тиз сатылып бетә. Төрле илләрнең үзенең бренды белән танылу тәҗрибәсенә таянып Татарстан хакимиятләре дә республикада җитештерелгән азык-төлекнең сыйфатын яхшыртып танытырга ният белдергән. 10 октябрь агропаркта үтәчәк ярминкәдә казылык тәкъдим ителәчәк.

Бүген Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы эшчәннәрен сәламләп, бишенче ел рәттән һава торышы авыл хуҗалыгы өчен начар булды, уңыш көтелгәнчә булмады, дип белдерде. Аңарчы республика авыл хуҗалыгы үсешенә комачаулаган үзгәрешләр күп булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG