Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Фәнис Зыялы: Төркиядәге яңа буын татарларны Казанда укытырга кирәк


Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче хокук белгече, милли активист Фәнис Зыялы, Төркиядәге татарлар төрекләшеп беткәнче Казанда укытырга кирәклеген әйтә. Үзе ул Татарстанның Арча районы Өчиле авылыннан, Казанга сирәк кайта. Хәбәрчебез аның белән Төркиядә очрашты.

Әңгәмәдәшебез, Төркиядә гаиләсе белән яшәүче Фәнис Зыялы – яңа буын татар мөһәҗире. Ул хокук белгече булып эшләүдән тыш, интернетта, социаль челтәрләрдә билгеле кеше, татарлар тормышы белән кызыксынып бара, үзе дә кайвакыт язмалар, фикерләр яза, бигрәк тә милли хисләрен шигырьләргә салырга ярата икән. Төркиягә Казаннан журналистлар килүен белсә, алар белән аралашып, мөмкинлек булу белән теләк-уйларын җиткерергә тырыша. Безнең Төркиядә булуыбызны ишетүгә ул бик теләп очрашуга килде. Әңгәмәбездә чит илдәге яңа буын татарлар тормышын, аларны кайда яшәүләрен, Татарстандагы милләттәшләр белән мөнәсәбәтләрен барладык. Бу юлы әле Фәнис әфәнде Төркиядә күпме татар яшәвен әйтә алмады, бу сорауна аңа еш ишетергә туры килгән, шуңа да, киләсе күрешүдә мәгълүматларны барлап, туплап саннар белән әйтергә сүз бирде.

Төркиядә бүген татарлар милли җанлымы, алар Татарстан белән элемтәдәме? Мондагы яшь буын татар булуын оныта бармыймы?

– Татарларның иң күп яшәгән шәһәрләрнең берсе – Искешәһәр. Анда соңгы елларда Татарстаннан килүчеләр бик күп, язучылар-җырчылар, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре дисеңме. Милләттәшләребез яшәгән Кутахия шәһәрендә Әфәнде күпересе авылы күпләргә яхшы таныш. Искешәһәрдәге Госмания авылы да татарлар күп яшәгән сала санала.

Шулай ук Самсунда тагын бер татар авылы бар. Ул бераз күләгәдә кала бирә. Боларга өстәп, Анкарага якын, Конья шәһәре янәшәсендәге Бөгределик авылына игътибар итәсем килә. Анда Себердән килгән татарлар яши. Омски татарларының бу авылга күчкәннәренә 100 ел тулды. Шуңа багышлап, бик зур бәйрәм узды. Татарстаннан да сәнгать әһелләре, язучылар, җырчылар килде. Алар арасында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да бар иде. Татарстанның матбугат чаралары да булды. 100 еллыкка багышланган бәйрәм чарасы Бөгределик авылын Төркиядә генә түгел, Татарстан да танытты.

Бу авылда күпме халык яши?

– Бу авылда 300 хуҗалык бар. Чама белән 1000-1300ләп кеше яши. Җәй айларында авылда халык саны бермә-бермә арта.

Алар милли йолаларны саклап кала алганнармы?

– Бөгределик авылында бик матур йола бар. Май аеның икенче якшәмбесендә халык яңгыр догасын укый. Күрше авыллардан, шәһәрләрдән бик күп кеше җыела. Истанбулдан да татарлар килә. Коърән укыла, яңгыр яусын өчен догалар укыйлар. Аннан урамда карга боткасы кебек ризык пешереп, халыкны сыйлыйлар.

Дөрес, телләре бераз төрекләшә башлады. Шуңа да карамастан, бу татарлар җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен, аш-суларын саклап яшиләр. Бүген дә бәлеш кебек милли ризыклар пешерәләр.

Фәнис әфәнде, шәхсән сез, яңа буын Төркия татары буларак, ничек көн күрәсез, милләт өчен нинди хезмәт куясыз?

– Адвокат, юрист эшеннән тыш, мин шигырьләр язам. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең “Иман” нәшриятында “Иман иңде милләтемә” дигән кечкенә китабым да чыккан иде. Кирилл, латыйн алфавиты белән икенче китабымны да бастырырга уйлыйм. Татарларга миллилекне саклау, динебезне таныту, халыкны уяту, көрәшкә чакыру хисләрен җиткерү өчен латин алфавитында да чыгарырга телим.

Истанбулдагы Татарстан вәкилчелеге актив эшчәнлек алып барамы?

– Зур чараларны күздә тотсак, Татарстан вәкилчелеге һәр елны Госмания авылында Сабантуй оештыра. Берничә тапкыр Әфәнде күпере авылында да узган иде. Үзләренчә нидер эшлиләр, алар белән шул милли бәйрәмнәрдә генә күрешәбез. Һәркемнең үз эше, үз сәясәте дигәндәй. Киләсе елларга вәкилчелеккә ел саен Төркиянең татарлар яшәгән төрле авылларында Сабантуй үткәрергә тәкъдим итәм, мисал өчен 2016 Бөгределик авылында булсын.

Төркия татарлары Татарстан матбугатын, татар сайтларын укыймы, чит илләрдәге милләттәшләрнең тормышы аларга кызыкмы?

– Монда бит бер хикмәт бар – Төркия татарларының күбесе кирилл хәрефләре белән укый белми. Ни өчен татарларга латин алфавитына күчәргә ирек бирмәделәр? Татар матбугатын укый алмасыннар өчен. Милләт телендә аралашу булмасын өчен дә кириллда калдык дип уйлыйм. Шул сәбәпле, Төркиядәге татарларның шактые ирекле рәвештә татар матбугатын укый алмый. Латин алфавитында булса, миллилекне дә, тарихны да белерләр иде. Кызыксынучы яшьләр юк. Милли җанлылар да азайды.

Ни өчен латин алфавитына күчәргә ирек булмады дип уйлыйсыз сез?

– Һаман да шул сәясәт, бастыру. Телне бетерү макъсаты белән яшиләр хәзер, чөнки тел бетсә, милләт бетә. Бишектән үк Тукай теле булмаса, кеше милли җанлый булмый. Соңыннан гына миллилек авыр керә.

Татарстан һәм Төркия татарлары арасындагы мөнәсәбәтне ничек ныгытып була?

– Татарстандагы уку йортларына Төркия студентларын да чакыру мөһим. Истанбулдагы татар вәкиле дә мондый тәкъдим белән чыккан иде. Елга ун укучыны чакырсыннар, кирәк булса, егермене. Бу элемтәләрне ныгытыр өчен яхшы адым булыр. Төркия татарлары исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миннехановка мөрәҗәгать итәбез, татар телен, милләтен өйрәнергә теләгән татар студентларын Казан уку йортларында белем алырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Татарстан белән Төркия арасында салават күпередәй күпер ныгысын иде. Анда кара төсләр кермәсен. Бердәмлек, тынычлык, матурлык булсын. Бу эш башланса, Төркиядә дә ярдәмчеләр табылыр иде. Мин үзем дә андый изге эшләрдә, милләткә хезмәттә ярдәм итәргә һәрвакыт риза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG