Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре Сүрия сугышы аркасында суынмасмы?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия президенты Абдулла Гүл белән очраша. Анкара, 30 май 2012
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия президенты Абдулла Гүл белән очраша. Анкара, 30 май 2012

Русиянең Сүрия сугышына кереп китүе аркасында аның Төркия белән мөнәсәбәтләре кискенләште. Эрдоган “Мәскәү Анкара дустын югалтырга мөмкин” ди.

Ике ил Бәшәр Асадка карата болай да капма-каршы фикердә тора – Путин аны яклый, Эрдоган, Асад китергә тиеш, ди. Өстәвенә Русиянең хәрби очкычы Сүриядән Төркиягә очып кергәне билгеле булды. Мәскәү бу һава шартлары аркасында, очраклы рәвештә килеп туган хәл дип аклана. Анкара ышанмый.

НАТО белдерүенчә (ә Төркия НАТОга керә), Русиянең хәрби очкычлары Төркиягә ике тапкыр очып кергән. Пентагон башлыгы Эштон Картер бөтенләй Русия очкычлары үзләрен “җавапсыз” тота дип белдерде. Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны Төркиянең чит ил эшләре министрлыгы ике тапкыр үзенә чакыртты.

Ә бит әле 23 сентябрьдә генә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Мәскәүгә Җәмигъ мәчет ачылу тантанасына килгән иде. Казакъстан башлыгы Нурсолтан Нәзарбаев, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев килмәде, ә Эрдоган килде.

Сүриядәге вакыйгалар аркасында ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булачакмы? Дөньякүләм сәясәт Татарстанга ни рәвешле йогынты ясар? Төркия – Татарстанның әйдәп баручы тышкы партнеры буларак (республикага чит илләрдән кергән инвестицияләрнең дүрттән бер өлеше Төркиягә туры килә) зыян күрмәсме? Әлеге һәм башка сорауларны Азатлык Төркия белгечләренә – Илшат Сәетовка һәм Камил Әхсәновка юллады.

Илшат Сәетов, сәяси фәннәр кандидаты, Мәскәүдәге чит ил әдәбияты китапханәсенең Русия-Төркия үзәге мөдире:

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

– Русия хәрбиләре Сүриядәге ИГИЛны ("Ислам дәүләте" оешмасы – ред.) бомбалыйбыз дип белдерә. “Әл-Җәзирә” телеканалы һәм көнбатыштагы медиа бу бомбалар “Ислам дәүләте”нә генә түгел, башкаларга да эләгә дип сөйли. Әлбәттә, болай булса, төрекләрдә Русиягә карата тискәре мөнәсәбәт туа – алар да бит мөселман. Өстәвенә Русиянең Сүриягә һөҗүм итүен уңай бәяләүчеләр Төркиядә болай да юк диярлек. Эрдоган халыкның бу реакциясен яхшы аңлый һәм аны үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырыша.

Ничек итеп? 1 ноябрьдә Төркиядә тагын сайлау бит. Парламентны сайлылар. Элек күпчелекне тәшкил иткән Гаделлек фиркасе 7 июньдә өстенлекне югалтты. Тавыш җыярга кирәк. Мөселман тавышларын алыр өчен, Русиягә каршы риторика Эрдоган авызыннан ешрак яңгырый башлады. “Мәскәү Анкара дустын югалтырга мөмкин” дигән сүзләрен артык җитди кабул итмәс идем.

Кырымдагы вакыйгалардан соң әнә күпме эмоция булды! Имеш, төрекләр кырымтатарларга ярдәмгә килергә тиеш. Тик Төркия өчен Кырымның Русиягә күчүе стратегик яктан бер ни үзгәртмәде. Русиянең Кара диңгездә хәрби базасы элек ничек булган хәзер дә бар.

Эрдоганның Русия белән мөнәсәбәтләрне бозарлык көче юк. Өстәвенә кырымтатарларның күбесе Искешәһәрдә иде. Төркиянең бу өлкәсе исә Эрдоган өчен аз тавыш бирә.

Идеологиягә карасак та, Эрдоган "Мөселман-кардәшләр", ягъни сәяси ислам фикерләрендә тәрбияләнгән кеше, ә андыйлар төрки халыкларны бик якын итми, күбрәк гарәпләрне ярата.

Шулай да, куркыныч бар: әйтик, берәр провокация булса, мәсәлән, Асадка каршы көрәшүче оппозиция Русия очкычын бәреп төшерсә, аны Төркия бәреп төшергән дип фетнә чыгарырга мөмкиннәр. Менә бу начар булачак.

– Төркия медиасында Русиянең Сүриягә бомбалар атуы көрдләр өчен отышлы дигән фикерләр яңгырый. Көрд мәсьәләсе бу очракта ни дәрәҗәдә мөһим?

– Сүриянең төньягында яшәүче көрдләр Асадка теләктәшлек күрсәтә. Алар ИГИЛга ("Ислам дәүләте" оешмасы – ред.) каршы көрәшә. Шулай булгач, Русия көрдләргә дә ярдәм итә булып чыга. Ә Төркиядә быел Көрдистан эшчеләр фиркасе (террорчы оешма) дистәләгән террорчылык акты оештырып, йөздән күбрәк кеше үтерде. Төркиянең эчке сәясәте өчен көрд мәсьәләсе үтә дә мөһим.

Эрдоганның Русиягә каршы чыгыш ясавын бу яктан да аңларга була: Асадка, ә димәк, көрдләргә дә булыша торган Русияне тәнкыйтьләп, ул үз ягына милләтчеләрне дә җәлеп итмәкче. Әлеге дә баягы эчке сәясәт мәнфәгатьләре.

Соңгы вакытта Төркиянең, гомумән, тышкы сәясәттә стратегиясе бар дип әйтмәс идем. Бөтен нәрсә ил эчендә булган вазгыятьтән тора – шуннан бииләр.

– Бүген “Газпром” “Төркия агымы” газ үткәргече төзелешен бер елга кичектерә дигән хәбәр чыкты. Сезнеңчә, Русия зур өметләр баглаган әлеге проект тормышка ашачакмы?

– Әлеге проект игълан ителгәннән бирле аңа бик шикләнеп карыйм. Бөтен нәрсә Төркиядәге хәлләргә бәйле. “Газпром” компаниясе идарә рәисе урынбасары Александр Медведев та бит проектка 1 ноябрьдә Төркиядә узачак сайлау нәтиҗәләре йогынты ясый дип белдерде. Минемчә, төзелеш шанслары тик 40% тәшкил итә.

– Соңгы вакыйгалар Татарстан белән Төркия арасын суытмасмы? Югыйсә Миңнеханов та бит Русиянең Сүриягә һөҗүм итүен хуплады.

– Миңнехановның кемгә буйсынганын төрекләр бик яхшы аңлый. Татарстан аерым дәүләт түгел. Шуңа күрә Сүриядәге вакыйгалар Казан-Анкара мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясамаячак дип ышанам. Сәясәт сәясәт белән, ә бизнесны эшләргә кирәк.

Киресенчә, көнбатыш илләрнең Русиягә карата санкцияләр кертү аркасында төрек ширкәтләре бездә яңа мөмкинлекләр тапты. Белүемчә, “Hayat” һолдингы хәзер Татарстанда үзен бик яхшы хис итә. Төрек һава юллары да Казан-Истанбул рейсларының санын атнасына 10га кадәр арттырырга җыена дип беләм (хәзер очышлар атнага 7 тапкыр башкарыла – ред.).

Камил Әхсәнов, тарих фәннәре кандидаты, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркыять институтының шәркыять һәм ислам белеме кафедрасы доценты:

Камил Әхсәнов
Камил Әхсәнов

– Әлбәттә, Эрдоганның “Мәскәү Анкара дустын югалтырга мөмкин” дигән сүзләрендә бик күп эмоция бар. Безнең илләрне югары тауар әйләнеше, туристлар агымы, тыгыз икътисади багланышлар бәйли. Бар да яхшы булыр дип өмет итәсе килә, шулай да һавада түгел, ә җирдә берәр низаг килеп чыкса...

– Ничек инде?

– Сугышның бит үз мантыйгы. Әфганстанга да бит беркем 10 елга керәм дип бәреп кермәгәндер. Сүриядә дә сугышның мөмкин кадәр тизрәк бетүен телибез дә, аның ничек дәвам итәчәген фаразлавы кыен... Төрек матбугатын карап чыктым: әлегә Төркия алда нәрсә буласын көтеп тора кебек. Русиянең Сүриягә һөҗүм итүенә исә Төркия борчылып карый.

– Төркия медиасында бу вакыйгаларда көрдләр дә мөһим роль уйный дигән фикерләр яңгырый. Килешәсезме?

– Сүриянең төньягында көрдләр яши – алар бөтен ил халкының уннан бер өлешен тәшкил итә. Араларында Төркиядә террорчылык гамәлләрен кылып, Сүриягә качып китүчеләр дә бар. Алар, әлбәттә, Төркия дәүләтенә каршы. Шул ук вакытта Асадны якламасалар да, аңа каршы да чыкмыйлар. “Ислам дәүләте” оешмасы белән көрәшәләр. Ул көрд мәсьәләсе – төрекләр өчен сөял кебек.

Икенче яктан, Сүриядә 100 меңләп төрекмән дә гомер итә. Алар – төркиләр, һәм Төркия аларны ярдәменнән беркайчан да ташламады. Сүрия төрекмәннәренең коралланган төркемнәре бар – аларга Төркия корал белән булыша дигән сүзләр дә йөри. Төрекмәннәр Асадка каршы – оппозициядә сугыша.

Димәк, бер яктан, Асадка каршы көрәшә торган Сүрия төрекмәннәренә Төркия ярдәм итеп торса, икенче яктан, Русия Асадка теләктәшлек күрсәтеп, “Ислам дәүләте” оешмасын бомбалый. Шул ук вакытта Төркия яратмаган көрдләр Асадка каршы чыкмый. Әмма алар да “Ислам дәүләте”нә каршы көрәшә.

– “Төрек агымы” газ үткәргече төзелеше бер елга кичектерелде. Сезнеңчә, ул төзеләчәкме?

– Бөтен нәрсә Төркиядә 1 ноябрьдә булачак парламент сайлауларына бәйле. Анда Гаделлек фиркасе җиңеп чыгар дип фаразлыйм. Бу очракта проект чынга ашарга тиеш.

– Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтәсеме?

– Русия белән Төркия мөнәсәбәтләрендә җитди үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Димәк, Татарстан белән Төркия арасы да суынмас, шәт.

XS
SM
MD
LG