Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары бер-берсен “Кабатла”п тамашачы арттырмакчы


Татар җырчылары бер-берсен “Кабатла”п тамашачыны арттырмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев концертларда тамашачының кимүен әйтә. Татар шоу-бизнесын әйдәүче Барс Медиа ширкәте әлеге хәлне үзгәртү максатыннан дистәләгән җырчыларны 23 октябрьдә Казанда “Кабатла” тамашасына җыя. Проектның идея авторы Гөлназ Сәфәрова һәм бу шоуда катнашучылар белән алдан әзерлек сөйләшүе үтте.

“Татарча солянка” концертларына алмашка “Кабатла” тамашасы килә. Әлеге проект татар эстрадасында беренче тапкыр үткәрелә һәм ул үз чиратында кызыклы шоу булыр дип көтә Барс Медиа ширкәте вәкилләре.

“Кабатла” проектының идея авторы – алып баручы, сценарист-режиссер Гөлназ Сәфәрова. Аның сүзләренчә, тамашачыга яңалык, җырчылардан ачыш кирәк. Максатларның берсе - берничә ел ияләшкән “Татарча солянка”, татар концертлары форматыннан читкә китеп, җыр сәнгатен, җырчыларны башка яктан, аларга хас булмаган яңа образларда күрсәтү.

“Бу проектны булдыру теләге миндә берничә ел элек Ринат Рәхмәтуллин концертын карап утырган вакытта туды. Җырчы авырып китү сәбәпле, сәхнәгә үзе чыга алмады һәм Ринат Рәхмәтуллинның җырларын татар эстрабыз җырчылары бик күңелле итеп җырлап концертны “коткарып” калдылар. Һәм шул вакытта “нигә әле, чыннан да, җырчылар белән шундый грандиоз шоу ясамаска” дигән уй-фикер туды”, ди Гөлназ.

Әлеге тамашада җырчылар бер-берсенең танылган, һитка әйләнгән җырларын башкарачак. Әйтик, Бәширә Насыйрова белән Ландыш Нигъмәтҗанова, Хәмдүнә Тимергалиева белән Ләйсән Гимаева, Индива белән Алсу Әбелханова.

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Бәширә Насыйрова Азатлыкка әлеге проектка ничек итеп әзерләнүләре турында сөйләде.

Ландыш Нигъмәтҗанва белән Бәширә Насыйрова бер-берсенең җырын башкара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00


“Җырчыларны яшькә, җырлау стиленә, җенесенә карап бүлмәдек. Киресенчә, контраст аермасы зуррак булган саен, шаккатыру һәм тамашачыны җәлеп итү көчлерәк булыр дип уйлыйбыз. Әйтик, яшь егет-кызларның мәхәббәтен яулап алган, кыска итәкле Ландышны Бәширә Насыйрова образында күрү кызык һәм шул ук вакытта көтелмәгән хәл булачак. Булат Нигъматуллинны алсак, ул Илмира Нәгыймова роленә кереп, аның стилендә, аның тональностенә туры китереп җырларга тырышачак. Һәм мондый контрастлы парларны концерт буе күреп тамашачы шаккатачак”, дип исәпли идея авторы.

Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева

Халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исә бу концертны “Бер картлыкта-бер яшьлектә” дип атый. Ул да төрле яшьтәге җырчылар белән күнекмәгән җырлар башкарырга әзер.

“Әлеге проектның халык җырларын үстерүдә, яшьләрне берләштерүдә, җыр сәнгатен баетуда роле зур булырга тиеш, ул тамашачыдан тыш, районнарыбызда иҗат итеп ятучы үзешчән артистларыбызга да кызык булыр дип уйлыйм”, ди Хәмдүнә ханым.

Артистларның барсы да диярлек проектта катнашырга беренче тапкырдан ук ризалашкан, ләкин “ни өчен мин башка җырчыларның репертуарын башкарырга тиеш әле” дип кискен җавап кайтаручылары да очраган. Әмма уртак максат – концертларда тамашачыларны арттыру аларны дустанә мөнәсәбәттә булырга этәргән.

“Безнең эстраданың төп проблемасы – тамашачының концертларга аз йөри башлавы. Әлеге проблема бар һәм аның белән көрәшергә кирәк. Бердәнбер ысул – тамашачыны яңа төр концертлар, шоу-програмнар белән җәлеп итү. “Кабатла” проекты, минемчә, әлеге проблемны юк итү ысулының берсе булырга тиештер. Проект караучыга гына түгел, үзебез-артистлар өчен дә кызыклы һәм шул ук вакытта бик кирәкле дип уйлыйм. Чөнки үз җырыңны башкару – бер, ә бөтенләй башка стильдә, икенче образда җырлаучы артистның җырын башкару – бу берникадәр тырышлык, әзерлек таләп итә һәм кемнең-кем икәнен шунда күрсәтәчәк тә инде. Мин үзем Раяз Фасыйхов җырын башкарам, һәм, киресенчә, Раяз минекен. Тамашачы ничегрәк кабул итәр – концерт көнне күрербез”, диде Фирдүс Тямаев.

Проектның киләчәге тамашачы бәясеннән торачак, ди Гөлназ Сәфәрова. Оештыручылар белдергәнчә, әгәр дә яңа тамаша халык күңеленә үтеп кереп, чыннан да, кызыксыну, яңадан карау теләген уята икән, аны киләсе елларда да күреп булачак.

XS
SM
MD
LG