Accessibility links

Дума Русиядә бармак эзен теркәүне мәҗбүри итмәкче


Русиянең Дәүләт думасы ватандашларның бармак эзләрен теркәүне мәҗбүри итәргә җыена. Бу кеше, җәмгыять һәм дәүләт иминлеге өчен кирәк, диелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы халыкка бармак эзләрен төшереп теркәргә тәкъдим итте. Әлегә бу бушлай һәм ихтиярый. Русиянең Дәүләт думасы бу теркәүне мәҗбүри итмәкче. Комитет рәисе урынбасары Андрей Луговой сүзләренә караганда, халыкның бармак эзләрен алуга карашын үзгәртергә кирәк.

"Бармак эзен алу һәм теркәү ул шәхес иреген чикләү түгел, ә кеше, җәмгыять һәм дәүләт иминлеген кайгыртып эшләнгән гамәл", диде Луговой.

Депутат Думага һәм Җәмәгать пулатына киләчәктә бармак эзе алуны (дактилоскопия) оештыру, аның юридик һәм финанс якларын өйрәнергә кушты. Бу хакта сөйләшүләр Думаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитетында булды.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел саен республикада 400ләп кеше югала, 500ләп кеше туганнарына әйтмичә өйдән яки хастаханәләрдән чыгып китә. Аларның һәр өченчесе табылмый. Министрлык бармак эзләрен теркәү һәлакәтләрдә, фаҗигаларда үлгән кешеләрнең кем икәнен ачыкларга ярдәм итәчәк дип белдерә. Русиядә моңарчы хәрбиләр һәм полициядә эшләүчеләр, шулай ук җинаятьчеләр һәм җинаятьне тикшерүдә катнашучылардан гына бармак эзләре алына иде. Хокук яклаучылар бармак эзен теркәүне мәҗбүр итүгә каршы.

XS
SM
MD
LG