Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:13

Алексиевич: Мәхәббәт һәм картлык турында язар өчен кире Беларуска кайттым


Үз илендә бер бүләк тә алмаган, бер китабы да басылмаган беларус язучысы Светлана Алексиевич 2015 елның Нобель әдәбият бүләгенә ия булды.

Кем ул - Светлана Алексиевич? Русия һәм Беларуста бик танылмаган язучыны Европада яхшы беләләр. Соңгы 12 елдан артык Италия, Германия, Франция, Швециядә яшәгән Алексиевичның китаплары чит телләргә тәрҗемә ителеп 19 илдә басылып чыкты.

Журналист һәм язучы, 67 яшьлек Светлана Алексиевич - Нобель әдәбият бүләген алган 14нче хатын-кыз. Советлар берлегендә туган Алексиевичның әтисе беларус, әнисе украин булган, гаилә Беларуста яшәгән.

Чернобыль турындагы китапның кытай теленә тәрҗемәсе

Чернобыль турындагы китапның кытай теленә тәрҗемәсе

Язучының барлык әсәрләре аның журналиcтик тикшеренүләренә нигезләнгән. Әдәбият белгечләрнең кайберләре аның язу стилен югары бәяләми, Нобель комитетының бүләккә аны сайлавы күбрәк сәяси карар буларак бәяләнә. Алексиевич бүләккә инде берничә ел рәттән тәкъдим ителгән булган. Аның китапларында совет чоры фаҗигаләре чагылган.

1985 елда чыккан беренче әсәре ("У войны не женское лицо") Икенче дөнья сугышында нациларга каршы сугышкан хатын-кызларга багышлана. Китап күпкә алданрак язылган булса да, аны чыгару үзгәртеп кору башлангач кына мөмкин булды. Әсәр сугышны коммунист партиянең җиңүе итеп тасвирламый, аны хатын-кыз күзе белән күреп сурәтли. Бу китапның ике миллионнан артык данәсе сатылган.

1997 елда басылган Чернобыль фаҗигасенә багышланган әсәре ("Чернобыльская молитва") 1986 елда булган атом шартлавыннан соң бу җирләрне чистарткан кешеләрнең рухи һәм физик халәтен чагылдыра. Фаҗига Украина җирендә булса да, аның тирә-яктагы төбәкләргә зыяны зур булды.

"Second-hand заманы"

"Second-hand заманы"

Алексиевичның "Second hand заманы" исемле соңгы китабы аеруча чит илләрдә популяр. Әсәр Советлар берлеге таркалганнан соң узган ике дистә елда халык психологиясен өйрәнеп язылган. Урысча язылган китаплар 19 илдә 20ләп телгә тәрҗемә ителеп басылды. Алексиевич шулай ук өч пьеса һәм 21 документаль фильм авторы.

Алексиевич - әдәбият өлкәсендә яңа жанр тудырган язучы. Журналист буларак эзләп тапкан кешеләрне, мәгълүматны ул әдәби китапка әйләндерә, бу жанрны тудырырга аңа китапның геройлары ярдәм итә, диелде Нобель комитеты белдерүендә.

Нобель әдәбият бүләге 8 миллион швед кронасы (972.000 доллар). Бу акчаны ничек тотачагын Алексиевич әлегә әйтмәде, бүгенге көндә ул берьюлы ике китап язарга тели.

"Берсе - мәхәббәт, икенчесе - картлык, вакыт, кешенең юкка чыгуы турында. Кызык бит, прогресс кешегә 20 ел бүләк иткән. Хәзер элекке кебек 60та үлмиләр, 80гә кадәр яшиләр. Ничек уздыра кеше шул бирелгән гомерен?" диде Алексиевич узган атнада meduza сәхифәсенә әңгәмәдә.

Сентябрь ахырында ул шулай ук Азатлыкның рус редакциясенә әңгәмә бирде.

Швеция академиясендә Светлана Алексиевич китаплары күргәзмәсе

Швеция академиясендә Светлана Алексиевич китаплары күргәзмәсе

"Совет чорыннан калган иң авыр мирас ул - үзаң. Хакимият тә, элита да, җәмгыять тә яңа идеяләргә таянып яңа дәүләт төзи алмады. Күршедәге шул ук Балтыйк буе дәүләтләрен, Чехия һәм Польшаны алсак – анда элита ашыкмыйча эшләп ята. Бездә әхлакый кануннар, әхлакый тәртип юк. Кануннарыбыз мафиянеке һәм кайчандыр тегеннән-моннан урланган империяләр гадәтләреннән тора.

Кичә генә Берлинда язучылар, сәясәтчеләр катнашындагы бер чарада булдым. Тышкы эшләр министры Вальтер Штайнмайер сөйләде. Аның чыгышы кыйммәтләр, дөньяның палачлар һәм корбаннарга гына бүленмәве, моның бик гади беркатлы гына караш булуы турында иде. Ходаем, үз илемдә һәм Русиядә министрдан кайчан да булса шундый дәрәҗәдәге сүзләрне ишетергә насыйп булыр микән дип уйлап утырдым. Әлегә безнең үзаң патша Александр III дәрәҗәсеннән үсмәгән. Патша Русиянең чын дуслары бары тик аның гаскәре дип саный иде", дип сөйләде Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG