Мәскәүдә атып үтерелгән Русия сәясәтчесе Борис Немцовка бүген 56 яшь тулган булыр иде. Немцов үлеменә 40 көн булганда Мәскәүдә үткәрергә рөхсәт ителмәгән концерт бүген Швейцариянең Базель шәһәрендә оештырыла. Мәрхүмнең кызы Жанна чараның "Ачык Русия" сәхифәсендә турыдан күрсәтеләчәген белдерде. Мәскәүдә чараны Сахаров үзәгендә карап булачак. Концертта пианист Андрей Гаврилов, рок-музыкант Андрей Макаревич катнаша.
Мәскәүдә Немцовны искә алучылар ул атып үтерелгән күпердә һәм Зверев сәнгать үзәгендә "Немцов күпере" исемле күргәзмәдә очраша. Сәясәтче җирләнгән зиратта каберенә таш куелды.
Борис Немцовны атып үтерүгә катнашы булуда биш кеше гаепләнә. Җинаятьне кем оештырганы һәм кем кушканы билгесез. Немцов быел 28 февральгә каршы төндә Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.