Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Татар теле белән кызыксыну дөньяның төрле почмакларында арта бара. Азатлык татар телен өйрәнгән һәм өйрәнә торган чит ил вәкилләре белән таныштыруын дәвам итә.

Татарстанда кайбер әти-әниләр, балага татар телен укыту кирәкми дигән фикер белән йөргәндә, чит ил кешеләрендә татар теле белән кызыксыну арта бара, Тукай теленең матурлыгын, аһәңлеген сизеп төрле сәбәп белән аны үзләштерәләр. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Кэмбридж университеты аспиранты, итальян егете Маттео Бенусси.

Үзегез турында сөйләп китсәгезче, Маттео әфәнде?

– Мин Төньяк Италиянең Тревизо дигән кечкенә шәһәрендә тудым. Ул тыныч, матур шәһәр, провинциядә урнашкан, Венециядән 30 км ераклыкта. Гаиләмдә әти-әнием, апам да бар.

Кэмбриджда

Кэмбриджда

Өйдә һәрвакыт күп китап була иде. Кызыксынучан һәм хыялланучан булып үстем. Белемгә шул тартты да инде. Венециядәге сәнгать-гуманитар гимназияне бетергәч, социаль антропология факультетына кердем. Иҗтимагый процесслар, төрле культуралар белән кызыксына башладым. Укуны тәмамлагач, Кэмбриджка аспирантурага укып кердем.

–Татар телен ни өчен өйрәнергә булдыгыз?

– Минем беренче фәнни проектым – Чернобыль һәләкате иде. Тикшеренүне башкарыр өчен Мәскәүдә рус телен укыдым. 2010 елда Русиядә укыганда турист буларак Казанга барган идем, анда татар мәдәнияте белән таныштым, татар телен ишеттем һәм шунда ук аңа гашыйк булдым. Татарлар турында күбрәк мәгълүмат эзли башладым, бу тема турында яңа проект язарга карар кылдым.

Татар телен өйрәнергә булдым. Ләкин Италиядә татар теле курсларын таба алмадым, шуңа күрә аның урынына төрек теле өйрәнә башладым. Аннары Кэмбриджта, татар дустым белән татар теленең нигезләрен укыдым. Ә җитди өйрәнү быел гына Казанда башланды.

– Ислам тарихы белән дә кызыксынасыз икән?

Маттео һәвәскәр театрда уйный

Маттео һәвәскәр театрда уйный

– Беренчедән, Русиядәге мөселман халыклары хакында Европада мәгълүмат чагыштырмача аз. Кызганычка, Италиядә кешеләрнең күбесе татарлар турында гомумән белми, кайбер борынгы риваятьләрдән тыш. Икенчедән, Европада мөселманнар күбәя бара. Бүгенге көндә, диниара һәм милләтара диалог бик кирәк. Бер-берсен белү һәм аңлау кирәк. Социаль галим буларак, мин бу диалогка ярдәм итәргә тиешле. Өченчедән, минем ислам белән кызыксыну күптән булган иде, мөселман дусларым бар, алар белән күп аралашам һәм шәрыкка сәяхәт итәм.

– Татар телен ничек өйрәнәсез? Тагын нинди телләр беләсез?

– Башта интернет ресурслар кулланган идем. Казанга күчеп килкәч, мин РИУдагы “Без татарлар” курсларына йөри башладым. Аннары КФУда да татар теле дәресләренә йөрдем.

Минем шәхси репетиторым да бар, төгәлрәк әйткәндә, якын дустым. Сүз уңаеннан, дусларым да бик нык ярдәм итәләр. Кайбер иптәшләрем мине татар телендә генә сөйләшергә мәҗбүр итәләр. Берничә кеше белән без “тел алмашуы” процессында катнашабыз: мин аларга инглиз теле белән ярдәм итәм, алар миңа татар теле белән ярдәм итәләр.

Экспедиция барышында

Экспедиция барышында

Мин Кэмбридж университетында аспирантурада укыйм. КФУда стажер буларак укыйм. Быел минем төп максат - этнографик материалларны җыю. Этнография жаргонында бу “кыр эше” дип атала.

Татар телен өйрәнү бик авыр. Мин полиглот түгел, телләр өчен махсус сәләтем юк. Мин телләр белән көрәшергә мәҗбүрмен. Шуңа карамастан, яңа телләр өйрәнергә бик яратам.

Телләр – бик файдалы һәм кыйммәтле корал. Татар теле аеруча – ул бик файдалы, аның аша башка төрки телләр аңларга мөмкин һәм өстәвенә гарәп һәм фарси телләренә дә ачкыч булып тора.

Татар халык музыкасы – искиткеч. Шамаилләр дә бик матур халык сәнгать формасы. Күн кул эше да миңа бик ошый. Татар шигъриятен һәм театрны бик яратам. Гомумән, минемчә, татарлар аеруча сәләтле, чыдам һәм эшлекле халык.

Казан – феноменаль шәһәр: монда борынгы мәчетләр, манаралар һәм чиркәүләр, хәзерге архитектура, парклар һәм күлләр синтезы. Ләкин Татарстанның иң уникаль урыны – Болгар. Анда әйтеп бетергесез атмосфера. Тарихның тирәнлеген хис итергә мөмкин. Идел елгасы да – гаҗәеп матур.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG