Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Эдуард Сәләхетдиновка 7.5 ел төрмә сорады


Эдуард Сәләхетдинов
Эдуард Сәләхетдинов

Комарлы уен салоннары хуҗаларыннан янап акча җыюда гаепләнгән "Бердәм Русия" фиркасенең яшьләр оешмасы активисты Эдуард Сәләхетдиновка 7.5 ел төрмә җәзасын сорыйлар.

Җомга көнне Казанның Киров районы мәхкәмәсе "Яшь гвардия"нең җирле бүлеге җитәкчесе Эдуард Сәләхетдинов һәм аңа комарлы уен салоннарыннан янап акча җыярга ярдәм иткән дип саналган Тимур Ильин эшен карый башлады. Прокурор икесен дә гаепле дип табарга, Сәләхетдиновны 7.5, Ильинны 4.5 ел төрмәгә хөкем итәргә сорады. Гаепләү ягы алар кырыс режимлы колониядә утырырга тиеш дип саный. Моннан тыш Сәләхетдинов 600 мең сум штрафка тартылырга мөмкин.

Прокурор чыгышыннан соң Сәләхетдиновның хәле начарланып китеп аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза Коммерсант.

Тикшерүчеләр мәгълүматына күрә, Сәләхетдинов, яшьгвардиячеләрнең “Агентлар” федераль проектының Татарстандагы вәкиле буларак идән асты казинолар белән көрәшкән, ләкин чынбарлыкта алардан акча даулап йөргән. Бу очракны федераль дәрәҗәдә Татарстанга каршы кампаниягә әйләндерергә теләүчеләр дә булды.

XS
SM
MD
LG