Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия татарлары "Көзге очрашу"га җыела


"Көзге очрашу" 2009 ел
"Көзге очрашу" 2009 ел

Шимбә көнне Германиядә Франкфурт янындагы Ланген шәһәрчеге янында татарларның "Көзге очрашуы" узачак. Анда Европаның башка илләреннән дә татарлар киләчәк.

2005 елдан бирле Германиядә узып килүче татарларның "Көзге очрашуын" оештыруда быел “Аргамак” татар яшьләре берлеге дә катнаша. Чара иртәгә – 10 октябрьдә узачак. “Аргамак”ның рәисе Ильяс Ямбаев һәм рәистәше Данис Алиәскәров белән быелгы чараның үзенчәлекләре турында сөйләштек.

– Татарларның "Көзге очрашуы" инде берничә ел уза. Аның максаты нәрсәдә?

– Германия татарларының “Көзге очрашуы” инде күптән традициягә әверелде. Франкфурт янында ун еллап уздырыла торган чарага елдан ел күбрәк кеше килә. Мәсьәлән, 2009 елны 30-35 кеше булса, 2014 елны килгәннәрнең саны 140ка җитте.

Бу чара Германиядә сибелгән татарларның үзара күрешеп, татарча сөйләшеп-җырлап-биеп үткәрә торган бер гаилә бәйрәме сыман. Сабан туе белән бер рәттән, бу иң зур чара санала.

Төрле сәбәпләрдән барлык кеше дә Сабан туена килә алмый, ә көз көне яллар-каникуллар үтеп, студентлар да укуга кире килгәч, бу элекке дуслар белән күрешеп аралашу һәм яңа кешеләр белән танышу өчен уздырыла торган чара. Әлбәттә, башка илдән килгән кунакларны да шатланып каршы алабыз.

– Быел “Көзге очрашу” програмы нинди булачак?

– Без кешеләргә күбрәк үзара аралашу һәм сәхнәдә дә үзләренә чыгыш ясау мөмкинлеге бирергә омтылабыз. Өстәлләргә мул татар халык ризыклары куела, ул тәм-томнар безнең активисталар тарафыннан әзерләнә. Соңгы дүрт елда “Көзге очрашу”ларыбызга яшь активистларыбыз мәдәни програм әзерлиләр, ул програмда барлык кунакларыбыз да катнаша: җырлыйлар, шигырь укыйлар, бииләр. Соңгы елларны профессиональ артистларны да чакыра башладык.

Быел бәйрәмне Татарстаннан килгән артистлар бизиячәк: Диана Тәҗетдинова, Салават Миңнеханов, Айрат Ильясов һәм әлбәттә, безнең йолдызыбыз Муса Малик булачак.

– Быелгы чараны оештыручылар турында да сөйләп китмәссезме?

– Соңгы елларны очрашуны "Татарлар Дойчланд" оештыра һәм бүрәнәнең авыр башын Бари Дианов җитәкчелегендә Франкфуртка якынрак яшәүче татарлар күтәрә иде. Быелгы чара исә "Татарлар Дойчланд" белән берлектә "Аргамак" татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла. Очрашуның мәдәни ягын "Аргамак" тулысынча үз өстенә алды һәм быел гына барлыкка килгән татар яшьләре берлегенең һәр әгъзасы бәйрәмне әзерләүдә катнашты.

Ильяс Ямбаев(с) һәм Данис Алиәскәров
Ильяс Ямбаев(с) һәм Данис Алиәскәров

Аргамак" турында кыскача әйткәндә, ул Германиядә яшәүче татар студентлары һәм балалары булган ата-аналарны берләштерде. Аның максаты - татар телен, мәдәниятен саклау һәм балаларга тапшыру, яшь татарларның тормышын җанландыру, Германия-Татарстан мөнәсәбәтләрен үстерү.

– Ел саен бу чарага Европа илләреннән татарлар килә. Быел кайсы яклардан һәм күпме кунак көтелә?

– Германиядән тыш, Чехия, Бельгия, Франция татарлары булачак. Чама белән 100-150 кеше көтелә.

– Мондый чаралар финанс чыгымнар да таләп итә. Финанс яктан кем ярдәм итә?

– Германия татарларының быелгы "Көзге очрашуы"нда булачак мәдәни програмны ясарга GTM Solution GmbH (җитәкчесе - Таһир Гатауллин) һәм AMTES GmbH (җитәкчесе - Илдар Ильясов) ярдәм күрсәтте.

XS
SM
MD
LG