Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур татар яшьләре туган телне сөйләшеп өйрәнә


“Сөйләшү клубы” дәресендә
“Сөйләшү клубы” дәресендә

Петербурда татар яшьләре "Сөйләшү клубы" дигән үзенчәлекле татар теле дәресләрен оештыра. Аңа егермедән артык кеше йөри. Курсларны Лилия Шәрәпова һәм Ләйсән Хәкимова оештырган.

Петербур шәһәрендә дә 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда 31 мең татар кешесе яши. Анда яшәүче татар яшьләре актив хәрәкәт алып бара, даими рәвештә спорт уеннарын, ШТК һәм башка чараларны оештырып килә. Сентябрьдән оешма яңа көч белән татар теле дәресләрен дәвам итә. Ул “Сөйләшү клубы” формасында уза. Курсларга 25-ләп кеше йөри. Татар теле курсларын ике актив татар кызы оештыра: Берсе - Лилия Шәрәпова Башкортстанның Бүздәк авылыннан. Петербурда алтынчы елын яши, Петербур дәүләт медицина университетында белем ала. Икенчесе - Ләйсән Хәкимова, Башкортстанның Бүздәк районыннан. 2009 елда инженер-экологик факультетына укырга кергән, хәзерге вакытта эколог-проектировщик булып эшли. Кызлар белән әңгәмә кордык.

– Лилия, "Сөйләшү клубы" фикере ничек барлыкка килде? Аны кемнәр оештырды?

"Сөйләшү клубы"быз әлегә бик яшь.Озакламый туган көнен бәйрәм итәбез. Идеясе үткән елның яз айларындарак туган иде инде, мондый чара ачарга дип фикер безнең икебезгә дә бер үк вакытта килде. Сәбәбе бик гади: кызганычка, Петербурда татар яшьләре үзләренең туган телләрен бик начар, ә кайберәүләре бөтенләй дә белми. Туган телен белмәгән кеше ничек татар булып санала ала соң? Шул ук вакытта, аларны гаепләп тә булмый, һәрберсенең үзенә күрә сәбәбе бар.

Лилия Шәрәпова
Лилия Шәрәпова

“Җан тартмаса, кан тарта” дигән мәкаль бар. Татар милли гореф-гадәтләрен күреп, тоеп үсмәгән кешеләр дә татарлыкка тартылалар, ләкин аларга татар телен өйрәтүче генә юк, әти-әниләре телне үзләре дә белмиләр, әби-бабалары еракта. Бу очракта яшьләргә безнең клубыбыз ярдәмгә килә дә инде. Курсларда туган телне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау дигән максат куябыз.

"Сөйләшү клубы"на игътибар арта. Хәзергә 25 укучыбыз бар. Күбесенчә яшьләр, ләкин өлкәннәр дә бар. Хәтта гаиләләре белән йөргән кешеләр дә бар. Дөрес, без күбрәк сөйләшүгә игътибар итәбез, әмма бөтенләй грамматикасыз да алга китеп булмый, шуңа күрә грамматиканы бирәбез, ләкин аны кызык итеп, рәсемнәр, схемалар аша бирергә тырышабыз.

Үзебезнең дәресләрдә күп итеп мультимедиа технологияләрен кулланабыз, татарча кино, видео, мультфильмнар карыйбыз. Бу укучыларыбызны тел белән генә түгел, татар гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән дә таныштыра. Төп максатларыбызның берсе - кешедә татар рухын уяту, татарлыкка мәхәббәт уяту.

Укытуда күп төрле методикаларны кушып кулланабыз (алар арасында инглиз телендә кулланылган Милашевич, Замяткин, Левенталь методикалары). Бөтен уку елы айларга бүленгән, айның беренче дәресе – грамматикага багышланган, айның калган өч дәресендә сөйләшү темаларында (диалоглар аша) үткән кагыйдәләрне практикада ныгытабыз. Дәрес саен татар классикасыннан бер җыр җырлыйбыз.

Китаплардан – Дөнмөхәммәтованың “Татар теле-күңелем теле” китабы, күп материалны үзебез төрле чыганаклардан,интернеттан эзләп табабыз.

– Чаралар да оештырасызмы?

25 апрельдә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган татар теле фестивале үтте. Безнең укучылар уңышлы итеп “Переведи” дигән интерактив уенда үзләренең белемләрен күрсәтә алдылар, шулай ук Габдулла Тукайның шигырләрен дә укыдылар.

Петербур татар яшьләре берләшмәсе бөтен яклап актив эшли. Татар теле клубыннан башка, бездә КВН төркеме бар ("Сборная улицы Джалиля" дип атала), хатын-кызлар өчен волейбол , ир-атлар өчен футбол төркемнәре дә бар.

Танылган татар шагыйрьләрен, тарихчыларын чакырып, иҗади кичәләр үткәрәбез, мәсәлән, 2014 елда Рәхим Теляшовны чакырган идек. Якшәмбе көнендә ял саен мафия һәм башка өстәл уеннарын уйныйбыз, мондый чаралар бик җылы, дусларча атмосферада үтә. Яз җиткәч, татар яшьләре белән җыелып пикникларга чыгабыз.

Ел саен шәһәрдә “Күпмилләтле Петербур” форумы уза, анда Петербурда яшәгән милләтләр үзләренең оешмалары, берләшмәләре белән таныштыралар. Без дә анда катнашабыз.

Киләчәккә планнар бик зур үзебезнең клубны зурайтып,мәктәп зурлыгына үстерергә. Балаларга татар теле курсы ачып җибәрергә дигән фикерләр дә бар.

Татар яшьләренә шундый теләкләребез бар: милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телеңдә сөйләшергә, үз динебезне тотарга тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын иде.

Петербур татар яшьләре
Петербур татар яшьләре
XS
SM
MD
LG