Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

Ижау шәһәренең Мактаулы гаиләләр китабына яңа исемнәр өстәлде. Халыклар дуслыгы йортының никахлар залында алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләрне тәбрикләделәр. Алар арасында татар гаиләләре дә бар.

Галия апа белән Мулланур абый Әхмәтгалиевләр 50 ел бергә гомер итәләр. Алар икесе дә Ижауда туып үсәләр. Сугыш чоры балалары. Галия апа әтисен бөтенләй дә хәтерләми – яуга киткәндә әле сабый бала гына булган. Билгесез югалды дигән хәбәре генә килгән. Әнисе белән озак көтәләр аннан хәбәрне. "Хәтер" китабын төзүчеләр сугышчының Калинин районында җирләнүен язып чыккач кына билгеле була аның кайда вафат булып калганы.

Сугыш елларында 14 яшендә абыйсы, әтисе киткәч туган сеңлесе ачтан үлә. Галия апа Ижауның 20нче татар мәктәбендә белем алган. Балачак хәтирәләре күңеленә бик яхшы сеңеп калган.

“Әнкәй белән икәү калдык. Авыр булды. Сугыш беткәч тә җиңел булмады. Беренче сыйныфка Братская урамындагы агач мәктәпкә бардым. Ул мичкә утын ягып җылытыла иде. Укытучы без килүгә мичне ягып чәйнекләрне куеп каршы ала иде. Тагын ике дәрес үткәч, безнең өстәлләргә бер стакан чәй, бер телем ипи куялар иде. Кияргә киемнәр юк. Алама шәлләргә урап җибәрә иде әнкәй. Ул вакытта бик салкын иде бит кышлар. Укытучыбыз да безнең бияләйләребез юеш булса, плитә кырына куеп киптереп, сыйныфтагы без утыздан артык баланы киендереп озатып җибәрә торган иде.

Дүрт сыйныфны шунда укыдык та, аннан соң 20нче мәктәпкә күчерделәр 5нчегә. Җидене бетергәч, әзрәк акча дә түләтәләр иде 8-9нчы сыйныфта укучыларга, әнкәй әйтте - акчабыз юк, әлегә укуны туктатып тор, алга таба күз күрер, диде. Шулай мин җидене бетердем дә, эшкә урнаштым.

Ул вакытта әле миңа 15 яшь кенә иде. Паспорт юк. Аны 16 тулгач кына бирәләр иде. Әнкәй мәктәптә эшли иде. Аңа кереп, булышып йөрдем башта, аннан соң паспорт алгач, пешекче ярдәмчесе булып кердем ресторанга. Ничек алганнардыр? Шунда гомерем буе эшләдем. 10нчы сыйныфны кичке мәктәптә тәмамладым, техникумда укыдым. 38 ел ресторанда пешекче һәм аш-су әзерләүчеләрнең бригадиры булып та эшләдем. Шуннан лаеклы ялга киттем”, дип сөйләде Галия Әхмәтгалиева.

Мулланур абый армиядә хезмәт итеп кайткач, мотозаводка эшкә урнашкан. Читтән торып техникум тәмамлаган. Эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштергән, мастер һәм бригадир булып эшләгән. Армиядән кайткач, Мулланур абый дусларында Галия апа белән таныша. Яшьләрнең күңелләре бер-берсенә тартыла. Ятим үскән, тыныч холыклы кызны бер күрүдә якын итә Мулланур абый. “Ул миңа чәчкә кебек бүләк булды”, дип искә алды ул танышкан мизгелләрен.

Алар инде 50 ел мәхәббәтләрен, гаилә учагын сүндерми гомер итәләр. Өч малай тәрбиялиләр. Тик гаиләгә ачы кайгы кичерергә дә туры килә. Өченче уллары 18 яшендә яман чирдән бакыйлыкка күчкән. Тормышлары җиңел генә бирелмәгән. Әмма авырлыкларны бергә җиңеп, тату яшәгәннәр.

– Сез 50 ел бергә гомер итәсез. Гаилә учагын сүндермичә, тигез тату тормыш итүнең сере нидә?

– Гаиләдә төрлечә була, бер-береңә каршы сүз әйтмисең, сабыр итәсең. Дөресен әйтергә кирәк, бездә талаш-ызгыш булмады бервакытта. Өйгә кайтасың да балаларны карыйсың, өй мәшәкатьләре, диде Галия апа.

– Ызгышып торырга вакыт та булмады, без бит гел эштә, мин гел беренче сменада, Галия дә эштән соң да калып эшләде. Икебез дә көн-төн гел эштә булдык. Өйгә кайтасың, карчыкны күрәсең, әйтерсең, беренче тапкыр. Гомеребез буена тату яшәдек, әле генә өйләнешкән парлар кебек. Галиянең әнисе балаларны үстерергә булышты, дип дәвам итте Мулланур абый.

Әхмәтгалиевләр бүген икесе дә лаеклы ялда. Икесенең дә тырыш хезмәте югары бәяләнгән. Алар хезмәт алдынгылары – ярышларда җиңү яулаулары хакында төрле түш билгеләре. Галия апаның дүрт дистә елга якын тырышып эшләве “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән. Улларын да хезмәттә тәрбияләгән алар.

“Үзебез ни эшләсәк, алар безнең белән бергә булдылар инде. Үз өебез белән тордык. Утын белән мич ягасы, утынын да кистеләр, ярдылар. Суын да ташыдылар. Үз өең белән торгач, эш җитәрлек. Ул елларда бездә газ да, су да торбалардан килмәде. Коедан ташыдык. Бакчада эшләгәндә алар безнең белән бергә инде.Улларыбыз икесе дә икътисад белеме алдылар. Үз гаиләләре белән яшиләр”, дип уртаклаштылар Әхмәтгалиевлар.

Яшьлек елларында бернәрсәдән дә курыкмыйча җигелеп эшләгәннәр. Хәзер инде өйләрендә газ, су кертелгән. Аның артыннан йөгерүләре күп мәшәкать тудырса, өч ел рәсми кәгазьләр белән йөрергә туры килгән, хәзер рәхәтлеген татып яшиләр.

Ял минутларында Мулланур абый кулына баян алып, уйнап, җырлап та утыра. Әлбәттә, милли моңнарыбызга өстенлек бирелә.

Әхмәтгалиевләр үзләре туган телебездә иркен аралаша, әмма улларына шул дәрәҗәдә татар телен бирә алмауларына борчыла. Үзләре яшәгән төбәктәге мәктәптә ул елларда татар сыйныфлары булмаган. Шулай да милләтебезгә, динебезгә тугры итеп тәрбияләгәннәр.

Милләттәшләребез ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне үтәп яшәргә омтыла. Мулланур абый мәчеткә дини сабакка йөргән, намазларын калдырмыйлар. Картлыкның да рәхәте бар дип, яшьләргә үрнәк булып, кавышканда бер-берсенә булган хисләрен саклап яшиләр алар.

XS
SM
MD
LG