Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта конгрессменнар нефтьне читкә сату канун өлгесен хуплады


Лос-Анджелес янындагы нефть табу урыны
Лос-Анджелес янындагы нефть табу урыны

Илдә нефтьне читкә сатуны тыюны бетерүгә караш бер төрле генә түгел. Киләчәктә канун өлгесен Сенат караячак.

АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты җомга 40 елга сузылган американ нефтен читкә сатуны тыюны бетерү турындагы канун өлгесенә тавыш бирде. 261 конгрессмен канун өлгесен хуплады, 159ы каршы булды.

Түбән пулатта хупланган бу канун өлгесен Сенат караячак. Белгечләр Сенат карары төрлечә, уңай да һәм шул ук вакытта тискәре дә булырга мөмкин дип белдерә. Нефть базары конгрессменнарның бу карарын сүлпән кабул итте. Нефть бәясе 0,4%ка артты һәм 49,63 $ булды.

Узган гасырның 70 еллар уртасында гарәп илләренең нефть эмбаргосыннан соң АКШ та нефтьне читкә сату тыйды һәм бензин бәясе кискен үсте.

АКШтагы нефть ширкәтләре сату базарын киңәйтү ягында. Алар стратегик яктан тыюның әһәмияте калмады инде дип белдерә. Обама хакимияте нефтьне читкә чыгармауны үз көчендә калдырырга тели. Ак йорт нефть читкә сатыла башласа да нефть компанияләренә бик аз гына керем бирәчәк ди һәм Конгресска энергетиканы углеводород белән аз бәйләнештәге башка чималга күчерергә кирәк дип тәкъдим итә. Нефть экспортына каршылар, канун кабул ителсә, илдә бензин бәяләре күтәреләчәк ди.

Рәсми мәгълүматларга күрә, машинага сала торган бензин бәясе хәзер 2004 елда булган бәягә калды.

XS
SM
MD
LG