Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада вандаллар Тукай исемендәге китапханәнең тәрәзәсен ваткан


Тукай исемендәге китапханәнең ватылган тәрәзәсе. Бизнес-Online фотосы.
Тукай исемендәге китапханәнең ватылган тәрәзәсе. Бизнес-Online фотосы.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тәрәзә ватуны тикшерә башлаган. Китапханә төзекләндерүдән соң 14 августта ачылган иде.

Шимбәгә каршы төндә вандаллар Түбән Камадагы Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең тәрәзәсен ваткан. Сакчы сүзләренчә, ул китапханә эчендә булган, китереп сугуларын һәм коелган пыяла тавышын гына ишеткән, кем ватканны күрергә өлгермәгән.

Русия эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Нәбиуллин әлеге хәлне тикшерү башланганын белдерә, дип яза Бизнес-Online.

Төзекләндерелгәннән соң китапханә һәм Тукай исемендәге бакча 14 августта ачылган иде. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Китапханәдә матур әдәбият, газет-журналлар, тематик басма бүлекләре, остаханә һәм балалар бүлмәсе бар, әдәби кафе эшли. Әдәби кичәләр, язучылар белән очрашу өчен уңайлы сәхнә дә ясалган. Китаханәне яңарту өчен республика казнасыннан 9 миллион сум акча бүленде.

XS
SM
MD
LG