Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Кризис зәгыйфь балалар йортындагы мескеннәргә бәрә


Социаль челтәрләрдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортына памперслар җитми дигән хәбәр таралды. Мөдир шау-шуны суытырга тырыша, ә кешеләр памперслар ташуны дәвам итә. Азатлык шул ятимнәр йортында булып кайтты.

Октябрь башында социаль челтәрләрдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортына памперслар җитми икән дигән хәбәр таралды. Әлмирә Әгъзәмова исемле бер студент кыз бу хәбәрне ишетеп ярдәм белән балалар йортына килгән.

"Балалар йортындагыларга памперслар җитми дигән хәбәрне ишеттем дә, башта үзләренә шалтыратып белергә булдым. Грипп сәбәпле карантин, балалар янына керү мөмкин түгел, подгузникларга кытлык юк, интернетта ярдәм сорап язылган постлар күпертелгән, диделәр миңа. Мин бу сүзләргә ышанып бетмәдем. Подгузниклар алып, балалар йортына ашыктым. Шунысы кызганыч, балалар белән очрашырга рөхсәт итмәделәр", диде Әлмирә.

Мөдир проблемнарны тышка чыгармау яклы

Әлеге балалар йортында 210 бала тәрбияләнә. Шуның 137се подгузник кия торган халәттә. Җитәкчелек мондый хәбәр таралыр дип көтмәгән, памперслар җитми дигән язмалар чыга башлау балалар йортына игътибарны арттырган. Бик күп кешеләр борчылып шалтыраткан, акчалата да, памперслар белән дә ярдәм иткәннәр.

Хәбәр Татарстанның социаль яклау министрлыгына да барып җиткән. Министр Эльмира Зарипова бу хәлләргә шат булмавын әйтә. Памперслар социаль яклау министрлыгы аша үзәкләштереп тарала һәм аларның юкка чыгуы министрлык бүлә торган акчаларның җитешмәве белән бәйле булырга мөмкин.

Балалар йорты мөдире Владимир Бахмуров бу шау-шуны суытырга тырышты, проблемнарны дәүләт ярдәме белән чишеп барулары турында сөйләде.

"Соңгы арада гына берникадәр авырлыклар туып алды, подгузниклар тоткарлык белән килделәр. Министрлык тәэмин итүдән тыш, без балаларга кирәк-яракларны үзебез дә сатып алабыз. Һәр сабыйга дәүләт тарафыннан пенсия дә каралган (6-7 мең тирәсе, күләме группалардан тора). Бала акчалары нык контрольдә", ди Бахмуров.

Ятимнәр йорты мөдире Владимир Бахмуров Фейсбукта җавап бирде

Ятимнәр йорты мөдире Владимир Бахмуров Фейсбукта җавап бирде

Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь авыру балалар йортының сайтындагы хәйриячеләр өчен булган биттә 11 килодан авырраклар өчен памперслар кирәк дип язылган. Студент кыз Әлмирәгә дә, телефоннан сөйләшкәндә, киләсе булсагыз, 11 килодан арткан балага подгузниклар алып килегез, дип әйткәннәр.

Мөршидә Мураткина 24 елдан артык балалар йортында эшли. "Памперс безгә кирәкле әйбер, моңа кадәр аның белән безне хөкүмәт тәэмин итә иде. Соңгы вакытта бераз авырлыклар булды, ләкин иганәчеләр дә табылды, үзебез дә тырышабыз. Пеленкалар кулландык", дип ул да җитәкчесе сүзләреннәнтайпылмаска тырышты.

Аның сүзләренчә, памперс проблемнарын үтеп, балалар йортыннан тернәкләнеп чыга алган һәм дәүләттән тиешле фатирларын ала алмаучылар да бар. Монда күп бала тернәкләнә алмыйча, яки читтән ярдәм булмыйча гомер буе тәрбиячеләргә бәйле булып яшәп үлеп китә. Ә хөкүмәттән фатир ала алган ятимнәргә волонтерлар булышкан. "Шунсыз кирәкле кәгазьләр җыеп дәүләтнең төрле идарәләре аша үтә алу бик кыен ди", ди тәрбияче.

"Балаларга ризык илтү дә зур ярдәм"

Балалар йорты янында кибет бар. Кибетче Наталья ханым ярдәм итүчеләр саны шактый дип белдерде.

"Еш кына Казаннан балалар килә. Олы яшьтәгеләр дә күренгәли. Ярдәм итүчеләр арасында кайчандыр шушы балалар йортында тәрбияләнгәннәрне дә күрергә була. Дәүләт тарафыннан ятимнәргә ярдәм күрсәтелә. Тик моның белән генә чикләнмәсәк иде. Мөмкинлегеннән чыгып, гади халык та хәйрия эше белән шөгыльләнә ала. Акчалата ярдәмне генә күз алдында тотмыйм. Мисал өчен, быел бу тирәдәге бакчаларда җиләк-җимеш уңышы мул булды. Миңа калса, балалар йортларына ризык илтү дә зур ярдәм", ди ул.

Балалар йорты тимерчыбыклы ташкойма белән әйләндереп алынса да, бу тирәдә яшәүчеләр андагы хәлләрне чамалап тора.

"Балалар йортында тәрбияләнүче балаларны яңа гаиләләргә алмыйлар. Психик авыру балалар кемгә кирәк инде?" ди Виктор Куречков.

"Дәүләт ярдәм иткәнне генә көтү – дөрес түгел. Мөмкинлеге булган һәр кеше авыру балаларга, ятимнәргә булышырга тиеш. Төрле телемарафоннарда еш катнашам. Авыруларны тернәкләндерү өчен смслар җибәрәм. Дәрвишләр бистәсендә тагы бер балалар интернаты бар, анда да кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз", ди Әлфия Фәйзрахманова.

Мәрьям апа балалар йортында ел ярым эшләп алган, балаларның авыр хәлләренә йөрәге түзмәгән, китәргә мәҗбүр булган.

"Балалар йортында эшләгәндә йөрәккә бик авыр иде, түзмәдем, киттем. Дөресен генә әйткәндә, ул балаларны кем тәрбиягә алсын инде? Алар инвалид: йөри алмый, курчак кебек кенә утырып торалар.

Сез ярдәм итү турында сорыйсыз, хәзер кешенең үзенең дә ашарына акчасы җитеп бетми. Бер пенсия белән ул йорттагы балаларга ничек итеп булышасың инде? Мин эшләгән вакытта гади кешеләр килә иде. Кием-салым белән ярдәм итүчеләр булды. Үзем дә күлмәк, колготки ише әйберләрне алып баргаладым", ди Мәрьям апа.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йорты 1976 елдан бирле эшли. Иң элек аның нейродистрофия бүлегендә 30 балага урын каралса, бүгенге көндә бу сан 100гә тулган. Баш мие патологиясе көчле булу сәбәпле, соңгы елларда балаларга һөнәри белем дә бирелми. Элегрәк хезмәткә өйрәтә алсалар, бүген балалар шулкадәр зәгыйфь ки, үз-үзләрен дә йөртә, карый алмыйлар.

Күбесенең әти-әнисе исән, әмма эчкәнгә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Кайбер сабыйларны туганда ук гарип булганга, балалар йортында ук ташлап калдырганнар. Яннарына әти-әниләре әле дә килеп йөргән балалар да бар монда.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG