Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста президент сайлавы үтә


Минскида оппозиция митингы
Минскида оппозиция митингы

Оппозиция митингта президент сайлауга бойкот белдерергә чакырды

Якшәмбе Беларуста президент сайлавы үтә. Президент урынын Либераль-демократик фирка рәисе Сергей Гайдукевич, "Дөресен сөйлә" ("Говори правду") ватандашлар кампаниясе вәкиле Татьяна Короткевич, илнең хәзерге башлыгы Александр Лукашенко, Беларус патриотик фиркасе җитәкчесе Николай Улахович дәгъва итә.

Сайлауның ничек үтүен күзәтергә төрле илләрдән 900дән артык халыкара күзәтүче дә килгән.

Якшәмбе Минскида хакимиятләр белән килешенмәгән митингта оппозиция вәкилләре сайлауга бойкот белдерергә чакырды. Алар, сайлау нәтиҗәләре болай да билгеле – Лукашенко җиңәчәк, ди. Әдәбиятта 2015 елның Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич та шулай дип белдергән иде.

Сайлауда Лукашенко җиңә калса, ул 1994 елдан башлап бишенче тапкыр Беларус җитәкчесе булачак.

XS
SM
MD
LG