Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

"Күк бүре": "Мөстәкыйльлек үлгәнгә 25 ел тулды"


“Күк бүре” активистлары полиция белән каршылыкка керде

“Күк бүре” активистлары полиция белән каршылыкка керде

11 октябрь Башкортстанда дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүнең 25 еллыгын билгеләделәр. "Күк бүре"ләр каршылык чарасы уздырды.

Башкортстан республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү бәйрәм көне буларак билгеләнде. Бәйрәм чаралары барлык район һәм шәһәрләрдә дә оештырылды. Башкаладагы иң төп чаралар шәһәр мэриясе каршындагы Ленин мәйданында узды. Мәйданда “Осталар шәһәре” исемле кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе узды. Аларда таштан, агачтан, киездән эшләнгән әйберләр, кулдан ясалган курчаклар, бизәнгечләр, киемнәр, сувенирлар һәм башка әйберләр куелган иде.

Мәйдандагы сәхнәдә көне буе мәдәни чара барды. Анда яшьләр тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде, спортчылар чыгыш ясады. Бәйрәм чаралары кич фейерверк белән тәмамланды.

“Күк бүре” активисты ялгыз пикет үткәрә

“Күк бүре” активисты ялгыз пикет үткәрә

Республика көнендә башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы каршылык чарасы уздырды. Ул республиканың һөнәр берлекләре бинасы каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Анда ике дистәгә якын кеше катнашты.

Чарада полиция белән каршылыклар да булып алды. Җыенга хакимият тарафыннан рөхсәт булмау сәбәпле, “Күк бүре” оешмасы байрагы күтәргән егетләрне чара узган җирдән читкә китүләрен таләп иттеләр. Шул рәвешле ике байракчы ике җирдә ялгыз пикет уздыручылар буларак басып торды. Аннан соң чарада катнашучылар полиция вәкиленең видеокамерага төшерүенә ризасызлык белдереп, аларның төшерүен туктатуны тавышка куйды. Җыелучылар бар да видеога төшерүгә каршы кул күтәрде, нәтиҗәдә полиция вәкилләре түрәләрнә шалтыратып киңәшләшкәннән соң, видеога төшерүче читкәрәк барып басарга мәҗбүр булды. Чарада иң төп чыгышларның берсен “Күе бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов ясады.

Азат Сәлмәнов

Азат Сәлмәнов

“Без бу мәйданны сорап уналты көн алдан ук хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Алар безгә Уфада рөхсәт ителгән барлык биш мәйданда да чаралар узачагын, мәйданнарның буш түгеллеген әйтте. Без Мостай Кәрим һәйкәле янын сорадык, алар барлык мәйданнарда да кышка әзерләнү эшләре бара дигән сылтау белән рөхсәт итмәде. Шуңа без бу чараны җәмәгатьчелек җыены итеп уздырырга мәҗбүр. Урысларга “Русский марш” уздырырга рөхсәт бирмәделәр. Безгә биреп, аларга бирмәсәләр, дөрес булмас иде. Минемчә, безгә бирелмәүнең төп сәбәбе шул. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Башкортстан мөстәкыйльлеге турында сөйли. Мөстәкыйльлек үлгәнгә 25 ел тулды. Бу мәетнең баш очына утырып бәйрәм иткән кебек” диде Азат Сәлмәнов.

Калган чыгыш ясаучылар да республиканың мөстәкыйльлеге бетүгә, республика башының президент дип аталмауга борчылу белдерде.

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев: “Хакимиятләр безгә чара уздырырга рөхсәт итмәде. Имеш, башкаладагы барлык мәйданнарда да кышка әзерләнү чаралары бара. Күреп торасыз, мәйданда бернинди дә кышка әзерләү чарасыбармый. Шуңа мин хакимиятне мәхкәмәгә бирергә тәкъдим итәм” дип белдерде.

Чарада “Башкорт” оешмасы вәкилләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Алар бу чарага теләктәшлек белдереп килүләрен әйтте. Чыгыш ясаучылар арасында Кроношпан заводын төзүгә каршы хәрәкәттә катнашучылар да бар иде. Алар Кроношпанның күп кенә илләрдә тыелуын, Башкортстанда да аны ачуга юл куймаска кирәклеге турында сөйләде. Җыен ахырында ясалган чыгышлар буенча уртак Резолюция кабул ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG