Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ханлыгының соңгы илчесе


"Костров князь" буларак бу Казан биенең (кенәзенең) исеме рус елъязмларында искә алына. Мәскәүнең XVI гасырда Нугай Урдасы белән мөнәсәбәтләренә бәйле, Илчелек кенәгәләрендә “Хостров князь” яисә “Хосров князь”, дип тә бирелә. Күрәсең, аның асыл исеме “Хөсрәү” булган (“Хөсрәү би” – “Хөсрәү кенәз”). Фарсы телендә бу исем “данлы, шөһрәтле” мәгънәсенә ия (бу исемне йөрткән иң атаклы шәхес – ул Шәрыкнең легендар урта гасыр хакиме Хөсрәү Ширин).

Касыйм шәһәренең XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы күренекле сәүдәгәре һәм хәйриячесе Әхмәт Хәйрулла улы Кастров хатыны Хәдичә (ул Мәскәү Җәмигъ мәчетенә нигез салучы сәүдәгәр Салих Ерзин кызы) һәм аларның уллары Хәсән (Мәскәү, 1897 ел)
Касыйм шәһәренең XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы күренекле сәүдәгәре һәм хәйриячесе Әхмәт Хәйрулла улы Кастров хатыны Хәдичә (ул Мәскәү Җәмигъ мәчетенә нигез салучы сәүдәгәр Салих Ерзин кызы) һәм аларның уллары Хәсән (Мәскәү, 1897 ел)

Мөгаен, ханлык чорында Хөсрәү бинең биләмәләре (“җәйге резиденциясе”) Казаннан көнчыгыштарак, хәзерге Татартстанның Питрәч муниципаль районына караган Шәехзадә авылы тирәсендә урнашкан булган. Казан өязенең 1565-1568 елларга караган җир теркәү кенәгәсендә бу авылда “электә”(ягъни, ханлык дәверендә) “Хөсрәү бинеке булган” каралты-кура искә алына (“двор, что был Кострова князя”).

Исеменнән үк күренгәнчә, Хөсрәү би ханлыкның затлы биләреннән (кенәзләреннән) берсе була. Еш кына ул Казан ханлыгының күренекле шәхесе – Булат Ширин улы Нургали Ширин (русча “Нур-Али Ширин”, “Муралей князь”) белән янәшә искә алына. Соңгысы Казан алыныр алдыннан дәүләттә олы карачы (ягъни, баш вәзир – ханның баш киңәшчесе) булып та тора. Күрәсең, тарихи документларда бу ике шәхеснең бергә искә алынуы юкка түгел. Аларның үзара туган-тумачалык мөнәсәбәтләрендә булуы да ихтимал. Бу уңайдан, күпчелек галимнәр аксөяк Шириннар ыруының көньяк-көнбатыш Җидесу өлкәсендәге Кашгар төбәгеннән чыгуын тәкрарлый.

Ничек кенә булмасын, Хөсрәү би (“Костров князь”) 1552 елда Казан алыну алдыннан булган катлаулы вакыйгаларда, ханлыктагы төрле феодал фиркаларның, ыру-төркемнәренең Казан тәхете өчен үзара көрәшендә катнаша. Мәскәү дәүләтенең көчәюе, ханлыкны бертуктаусыз борчып, аның эчке эшләренә тыкшынып торуы шартларында, Казан феодалларыннан берәүләре, вазгыятьне исәпкә алып, Мәскәү белән дустанә, протекторатлык мөнәсәбәтләре кору ягында булса, икенчеләре Кырым ханлыгына, аның артында торучы Госманлы Төркиясенә таянып, Мәскәү экспансиясенә каршы торуны хуп күрә.

Мөгаен, Хөсрәү бинең әле Казан егылганчы ук Мәскәү дәүләтендә пәйдә булуы да әнә шул үзара көрәш, ыгы-зыгы белән аңлатыладыр. Күренекле тарихчы-археолог Альфред Халиков фаразы буенча, бу хәл 1550 елда була. Әмма елъязма чыганаклар аның Мәскәү дәүләтенә 1549 елның көзеннән калмый күченүен күрсәтә. Чөнки Хөсрәү би Мөдһиш (Явыз) Иванның Казанга 1549 елның көзге, уңышсыз, шулай ук, 1550 елгы язгы яуларында катнаша.

Шуны азсызыклап үтик – бу чорда татар, нугай аксөякләре, тарихи традиция буенча, Алтын Урда мирасына бәйле барлык ил-җирләрне, шул исәптән Мәскәү дәүләте җирләрен дә,үз санап, бу киңлекләрдә хезмәткә, дәүләттән-дәүләткә, иркен күченеп йөриләр. Шунлыктан, ул вакытларда Казан, нугай биләренең, морзаларының, казакларының Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчүләре һич тә гайре табигый хәл булмый.

1551 елның августында Хөсрәү би (“Костров князь”), Казан тәхетенә Мөдһиш (Явыз) Иван меңгергән Шаһгали, аның яраннары белән берлектә, киредән Казанга кайта. Аннан алда гына әнисе Сөембикә белән Мәскәүгә озатылган дүрт яшьлек Үтәмешгәрәй хан чорыннан ук (ягъни, 1549–1551 елларда) дәүләттә олы карачы булып торган Нургали Ширин белән янәшә, карачы вазифасында тәгаенләнә.

Әмма Мәскәүнең экспансия сәясәте нәтиҗәсендә, бу вакытта инде Казан тирәсендә вакыйгалар шактый “куерган” була. Ихтыяри-мәҗбүри килешү нигезендә, 1551 елның маенда ханлыкның Тау ягындагы барлык җирләре Мәскәү кулына күчә. Шул рәвешле, Казан ханлыгы төньяктан һәм көнбатыштан Мәскәү дәүләте җирләре белән чолганып алына. Көньяк далалардагы нугай мирзаларының бер өлеше дә рус патшасы белән берлектә эш йөртә.

Бу шартларда Казан аксөякләре, кискен рәвештә, Шаһгалидән Тау ягын киредән Казан ханлыгына кайтаруны таләп итә. Берәр эш кылмаса, Казан тәхетендә утырып кала алмаячагын аңлаган Шаһгали шул елның көзендә Мәскәүгә махсус илчелек юллый. Олы карачы Нургали Ширин җитәкчелегендәге бу илчелектә хан сарае әһеле Шаһгаббас би Шамов, Галимәрдән хуҗа, Габдулла бакшы (бакшы – язу-документ тутыру эшләрен алып баручы дәүләт сәркатибе) белән беррәттән, дәүләт карачысы Хөсрәү би дә була.

Мәскәүдә илчелекнең максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт була:

  1. Рус патшасынаннан Тау ягын киредән ханлыкка кайтарып бирүне сорарага;
  2. Кайтарып бирмәсә, аннан салымнар җыярга рөхсәт итсен;
  3. Рөхсәт итмәсә, аларның бер өлешен җыярга мөмкин бирсен;
  4. Патша булачак килешүне үтәячәге турында ант итәргә тиеш.

Әмма теләкләре арта төшеп, бу вакытта инде Казан ханлыгын бөтенләй дә басып алырга карар кылган рус патшасы бернинди ташламаларга да барырга җыенмый. Сөйләшүләр өзелә, илчеләр Мәскәүдә тоткарлана. Илчелеккә бәйле, Шаһгалинеңкөтелмәгән адымыннан ачуы кабарган рус патшасы аны Казан тәхетеннән алырга ниятли. Шул вакытта Мәскәүгә Казаннан Шаһгалинең үзенә оппозициядә булган 72 асыл затны (кенәз Бибарс Растовны һәм башкаларны) массакүләм үтертүе турында хәбәр килеп ирешә. Ул зур тырышлыклар куеп та Мәскәүдә үз максатларына ирешә алмаган Казан илчеләрен пошаманга сала. Казанга кире кайткан очракта, алар үзләренең дә Шаһгали корбаннарына әйләнүләреннән шикләнә. Җитмәсә, елъязмалар хәбәр итүенчә, Нургали Ширин белән Хөсрәү би Казанда үтертелгән Бибарс Растов, башка Казан аксөякләре белән берлектә эш йөрткән була.

Патша Мөдһиш (Явыз) Иванның алар белән инде бернинди сөйләшүләргә дә бармаячагын, ә Шаһгалине Казан тәхеттән төшерергә ниятләгәнен белгән хәлдә, Нургали Ширин белән Хөсрәү би үзләрен, хатыннары-балалары белән бергә, Мәскәүдә калдыруларын сорап, рус патшасына гарызнамә юллыйлар. Соңында шунда калып, Рус дәүләтенә хезмәт итә башлыйлар.

Патша Мөдһиш (Явыз) Иван 1552 елның февралендә Казан тәхетеннән Шаһгалине алу өчен Мәскүдән Алексей Адашевны җибәргәндә, Нургали Ширин белән Хөсрәү бинең Казан кешесе Тереул дуван аша “бөтен Казан җиренә” хат юлланнары да мәгълүм. Кызганычка каршы, улхат сакланмаган.

Алга таба Казан ханлыгының язмышы билгеле – 1552 елның февралендә Шаһгали Казан тәхетеннән төшертелеп, Мәскәүгә кайтартыла.Шул ук елның 2 октябрендә (иске стиль белән) Казан рус явы тарафыннан алына, талана һәм бөленә. Халык азатлык сугышына күтәрелү сәбәпле, Урта Идел буе, биш елга диярлек, сугыш хәрәкәтләре кырына әйләнә. Әмма бу инде башка тарих.

Хөсрәү бинең алдагы язмышы буенча мәгълүмат әллә ни күп түгел. Документларда, мәсәлән, “Казан кенәзе Костров”ның, Борнаш атлы икенче бер татар аксөяге, башка “иптәшләре белән бергә”, рус дворяннары сафында Мөдһиш (Явыз) Иванның 1557 елгы Литвага явында катнашуы чагыла. Шулай ук, Хөсрәү бинең, “иптәшләре белән бергә”, баштарак Түбән Новгород шәһәре тирәсендә урнашканлыклары ачыкланды. Соңрак (XVIII гасырдан да калмыйча),аның варислары Касыйм шәһәрендә пәйдә була.

Тора-бара, Казан кенәзе Хөсрәү бинең варислары руслашкан (дворян) һәм татар-мөселман тармакларына аерымлана. Беренчеләре “Костров” фамилиясендә йөрсә (алар арасында, мәсәлән, Татар дәүләт опера һәм балет театрының элекке прима-балеринасы Елена Юрьевна Кострова да бар), икенчеләре “Кастров” фамилиясен йөртә. Соңгылары арасында да атаклы шәхесләр шактый күп. Мәсәлән, XIX гасырның икенче яртысында – XX йөз башында яшәгән, мехлар белән сату иткән гильдиялы сәүдәгәр Әхмәт Хәйрулла улы Кастров, үз вакытында, Касыйм шәһәрнең иң күренекле хәйриячеләреннән берсе була. Күпләр аның Мәскәүдә яшәгән кызын – Мирсәет Солтангалив, Муса Җәлил, Сәлих Сәйдашев кебек, күп кенә атаклы татар шәхесләре белән якыннан торып аралашкан, 100 яшен тутырып, күптән түгел бакый дөньяга күчкән җәмәгать эшлеклесе Рауза апа Кастрованы да беләдер.

Гомумән алганда, касыймлы Кастровларның нәсел тарихы үзе бер китапка лаек. Бүгенге көндә аларның варисларыннан күбесе Мәскәү һәм Касыйм шәһәрләрендә яши. Шул рәвешле, Казан ханлыгы чорыннан килгән Хөсрәү би токымы әле дә яши, буыннар чылбыры өзелми.

Рәшит Галләм
тарихчы, Казан

XS
SM
MD
LG