Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә куәт структуралары "чыганагы" теракт әзерләүчеләр тоткарлануын белдерә


Мәскәүдә теракт әзерләүчеләр тоткарлануы рәсми расланмаган.

Мәскәүдә теракт әзерләүдә шикләнелүче ун кеше тоткарланган дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы хокук саклау оешмаларына сылтама белән. Хәбәрдә язылганча, шикләнелүчеләрнең күпчелеге Үзәк Азия илләреннән һәм аларда биш килолы тротил шартлаткыч табылган.

“Интерфакс” чыганакларга таянып, бомбаның алдагы көнне Анкарада кулланылган шартлаткычка ошавын әйтте. Мәгълүмат агентлыклары Русия махсус хезмәтләренә таянып, Төркиядә бомбаны интихарчылар гамәлгә китергән булса, Мәскәүдә мобил телефон рәвешендә детонатор куллану планлаштырылганын яза.

Әлеге яңалыкларны бастырган Русия мәгълүмат агентлыклары бу хәбәрләрнең рәсми расланмавын да әйтә.

Элегрәк Дәүләт террорга каршы комитеты Мәскәү бүлгесе Стрельбищенский кисешендә урнашкан бер торак йортта иминлек хезмәте террор гамәленә әзерләүдә катнашы булган бер төркем кешеләрнең кулга алынуы турында хәбәр иткәннәр иде.

XS
SM
MD
LG