Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең иң яхшы 25 мәктәп исемлегенә Татарстаннан бер генә мәктәп эләккән


Русиянең иң яхшы 500 мәктәп исемлегенә Татарстаннан - 17, Башкортстаннан 10 мәктәп кергән
Русиянең иң яхшы 500 мәктәп исемлегенә Татарстаннан - 17, Башкортстаннан 10 мәктәп кергән

Илнең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегендә Татарстан, Мәскәү, Петербур, Чиләбе һәм Мәскәү өлкәләре мәктәпләре күпчелекне алып тора.

Мәскәү математика мәгариф үзәге Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә илнең иң яхшы 500 мәктәбен ачыклаган. Мәктәпләрнең сыйфатын 2014-2015 уку елында 9нчы сыйныф тәмамлаучылар тапшырган төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) нәтиҗәләрен исәпкә алып билгеләннәр.

Илнең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә Мәскәүдән берьюлы 13 мәктәп кергән. Петербур шәһәреннән, Свердлау һәм Новосибирски өлкәләреннән әлеге исемлеккә икешәр мәктәп эләккән. Калган мәктәпләр Киров, Омски, Тамбов, Чиләбе өлкәләре һәм Мордовиягә карый. Татарстаннан Русиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә бер генә мәктәп керә алган: Казанның 131нче лицее.

Ә менә Русиянең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегенә иң күп мәктәпләр кергән төбәкләр – Мәскәү һәм Петербур шәһәрләре, Чиләбе һәм Мәскәү өлкәләре һәм Татарстан. Татарстаннан исемлектә - 17 мәктәп, Башкортстаннан 10 мәктәп бар.

XS
SM
MD
LG