Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар активисты Эскендер Нәбиевка хөкем карары чыгарылды


Мәхкәмә Нәбиевны чуалышларда катнашуда гаепле дип тапты.

2014 елның 26 февралендә Акмәчет парламенты бинасы каршындагы урам җыены узу нигезендә барган җинаять эшендә беренче хөкем карары чыгарылды. Акмәчет мәхкәмәсе кырымтатар активисты Эскендер Нәбиевны урам җыенында катнашуда гаепле дип санап шартлы рәвештә ике елга хөкем итү карарын чыгарды. Бу хакта "Интерфакс"ка Русия тарафыннан басып алынган Кырым «прокуроры» Наталья Поклонская белдерде.

АТР кырымтатар телеканалында видеооператор булып эшләүче Небиев Акмәчеттә 20 апрельдә тоткарланган иде.

Узган елның 26 февралендә Акмәчет парламенты бинасы каршындагы митингта Украинаның яңа хакимияте тарафдарлары һәм аңа каршы булучылар арасында бәрелешләр чыкты. Ул вакытта ике кеше үлде, 30лабы яраланды.

XS
SM
MD
LG