Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иң үткер татар ашлары" китабы Латвиядә иң күп укылганнар арасында


 Алина Бронскиның латыш телендә чыккан китабы
Алина Бронскиның латыш телендә чыккан китабы

Берлинда яшәүче Алина Бронскиның "Татар кухнясының иң үткер ашлары" дип аталган әсәре Латвиядә иң күп сатылучы ун китап арасына кергән. Ул рейтингта дүртенче урынны алып тора.

"Татар кухнясының иң үткер ашлары" ("Die schärfsten Gerichte der tatarischen Küche") дигән китап ашарга пешерергә яратучылар өчен язылмаган. Анда экзотик рецептлар табарга теләүчеләрнең өметләре акланмас. Алина Бронски китабы рецептлар җыентыгы түгел.

Китап өч буын хатын-кыз тормышы турында сөйли: какшамас һәм баш имәс Розалинда, аның кызы – әнисенең тимер холкы һәм совет чорының блоклы хрущобалары астында ихтыяры сынган Зөлфия, һәм Розалинданың бөтен хыял-өметләре үзенә җыйган оныгы – Әминәт.

Алина Бронскиның инглиз телендәге китабы
Алина Бронскиның инглиз телендәге китабы

Романда ир-атлар да бар – Розалинданың ире Калганов һәм ханымның исәпсез-сансыз кияүләре. Тик бу кешеләр номиналь гына: “тимер ханым” теләкләренә каршы тору берсенең дә хәленнән килми. Бу геройлар яшәгән дөньяда бары Розалинда гына карарлар кабул итә ала, ул гына теләкләрен һәм фикерләрен белдерергә хаклы. Нәкъ менә шушы тыелгысыз, залим һәм дәртле Розалинда исеменнән бу тарих бәян ителә.

Урамда 1978 ел. Розалинданың кызы Зөлфия әнисенә балага узуын әйтә. Ана кеше өчен бу хәбәр – бары үкенечле ялгыш һәм бу хатаны кичекмәстән төзәтергә кирәк, чөнки ул әле әби булырга җыенмый. Тик кызның көмәнен төшерергә күпме генә тырышмасынныр, барып чыкмый – горчицалы ванналар да, лавр яфрагы төнәтмәсе, хәтта өйдә бала төшерү дә булышмый. Һәм менә бәләкәч Әминәт туа – дөньяга килүенең беренче мизгелләреннән үк әбисенең “тимер” йөрәген яулап ала. Розалинда оныгын бары үзенеке булырга тиеш дип карар бирә. Башкаларның хис-кичерешләре аңа мөһим түгел. Үз теләгенә ирешү юлында Розалинда бөтенесен дә таптап-изеп үтәргә әзер.

Китаптан өзек: "Кызым Зөлфия үзенең авырлы булуын, һәм баланың кемнән икәнен белмәвен әйткәч, иң беренче игътибар иткәнем – үземнең сын-гәүдәмне тотышым булды. Мин аркамны турайттым һәм дәрәҗәле бер кыяфәткә кереп, кулларымны тезләремә куйдым".

Алина Бронскиның алман телендәге китабы
Алина Бронскиның алман телендәге китабы

Розалинда тамырларында татар каны агуы белән горурлана, үзен милли ашларны искиткеч тәмле әзерли дип саный. Тик ул чынлыкта балалар йортында үскән, һәм татар мәдәниятен, милли һәм дини гореф-гадәтләрен белми диярлек. Розалинда шулкадәр горурланып әзерләгән “татар ашлары” шулай ук татар милли ризыклары булудан ерак тора. Болар – Розалинда үзе уйлап чыгарган, совет вакытындагы ризык юклык вакытында ни бар, шуны кулланып әзерләгән ашлары.

Шулай да нәкъ менә шушы кулинар хыяллары һәм гастрономик тәҗрибәләре ярдәмендә Розалинда үзенең аш өстәле артына алманлы Дитерны утырта алган. Бу – ханымның соңгы кияве, Розалинданың үзен дә, кызы Зөлфия һәм оныгы Әминәтне дә “якты киләчәккә” алып барырга тиеш кеше. Хатын корган хәйләкәр план бик яхшы үтәлә, тик зур өметләр багълап көткән яңа тормыш кына бер дә Розалинда уйлаганча булып чыкмый.

Оныгы Әминәттә баштан ук үзе кебек үк сынмас рухлы һәм нык ихтыярлы кеше күреп Розалинда ялгышмаган. Әминә Алманиядә әбисе теләгәннән күпкә тизрәк үзләшә, һәм Розалинданың “тимер кочагы”н хәлсезләндеререгә, аннары бөтенләй үк ычкындырырга мәҗбүр итә.

Әлеге китап Алина Бронскиның үз әнисенә багышланган, аның Уралда узган тормышы турында, дигән фаразлар да бар.

Алина Бронски китабы белән
Алина Бронски китабы белән

Алина Бронски – иҗади тәхәллүс. Свердловскида туган, яшүсмер вакытында әти-әнисе белән 1990нчы еллар башында Германиягә күчеп киткән язучы ханым үзенең чын исемен яшерә. Алина – дүрт бала анасы.

Германиягә яшьли күчеп килгән Алина медицина университетына укырга керә. Тик бераздан ул журналистика һөнәре үзенә күпкә якынрак икәнен аңлый. Һәм ялгышмый – аның беренче ике романы чыгу белән үк Европада хитка әверелә. Аларны тәнкыйтьчеләр генә түгел, китап укучылар да югары бәяли. Беренче роман берничә әдәби бүләккә тәкъдим ителә. Алина әсәрләре буенча куелган спектакльләр театрда да зур уңыш белән бара.

Язучы Алина Бронски (Alina Bronsky) “йолдызы” алман әдәбияты күгендә һич көтмәгәндә “кабына”. 2008 елда аның "Scherbenpark" дип аталган (бу – микрорайон исеме, турыдан-туры тәрҗемә иткәндә “Кыйпылчыклар паркы”) романы дөнья күрә. Сатуга чыккач ук бу китап турында тәнкыйтьчеләр сокланып яза башлый, әсәр танылган әдәби премиягә тәкъдим ителә. Роман Германиядәге берникадәр тупас та, үзенчәлекле дә урыс геттосы тормышын бәян итә.

Бүгенге көндә Алина Бронски Берлинда яши. Аның әдәбиятта зур уңышларга ирешәсенә шикләнмиләр, хәтта “бөек язучы булыр” диләр. Аның әсәрләре буенча театраль куелышлар эшләнә, ә 2013 елда аның беренче романы экранлаштырылды.

Әйтергә кирәк, Алинаның тагын бер романы – “Дуня әбинең соңгы мәхәббәте” (“Последняя любовь бабы Дуни”) Германиядә елның иң яхшы романы исеменә дәгъва итә. Бу әсәр Deutscher Buchpreis алман әдәби премиясенең “озын исемлеге”нә керде. Татар кызының романы ошбу дәрәҗәле бүләккә лаек булырмы – монысы бу көннәрдә атаклы Франкфурт халыкара китап ярминкәсе алдыннан ачыкланачак.

Шунысы кызыклы – мәшһүр китап ярминкәсе киштәләрендә быел тагын бер татар кызының әсәре урын алачак. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) китабы “Русияне укы” ("Читай Россию - Read Russia") дип аталган стендта тәкъдим ителә. Ярминкәдә Русиянең 50дән артык нәшриятыннан 800гә якын әсәр катнаша. Гүзәл Яхинаның романы “Русский букер” бәйгесендә катнашып, 80 китап арасыннан сайланган һәм конкурсның биш җиңүчесе арасына кергән. “Русский букер”ның җиңүчесе исеме 3 декабрьдә билгеле булачак.

XS
SM
MD
LG