Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: "Путин Сүрия гамәлләре белән начар җитәкченең нинди булуын күрсәтә"


Русиянең Сүриядәге һава һөҗүмнәре әле ул көчлелекне күрсәтми, диде Обама Си-би-эсның "60 минут" тапшыруына.

Кремльнең Сүриядә исалмчыл экстремистларга каршы сугышта булышуы турында белдерүенә карамастан, АКШ президенты Барак Обама Димәшкне яклап Русия президенты Владимир Путин начар җитәкченең нинди булырга тиешлеген күрсәтә дип белдерде.

"Үзенең беректәше булган Сүрия президенты Бәшәр Асадны саклап калу өчен Путин үз гаскәрләрен җибәрә. Русиянең моны эшләргә мәҗбүр булуы әле көчлелек билгесе түгел", диде Обама 11 октябрьдә Си-би-эсның "60 минут" тапшыруына.

АКШ президенты сүзләренчә, хәзерге кризисны бетерү өчен Сүриядә яңа хакимият булдырмый торып бернәрсә дә килеп чыкмаячагын төп уенчылар аңларга тиеш.

Обаманың чыгышы Сүрия хөкүмәте көчләренең Русия һава һөҗүмнәре ярдәмендә Бәшәр Асадка каршы сугышучы төркемнәрне бастыра барган вакытка туры килде.

XS
SM
MD
LG