Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

"Туфан аганың өченче гомере бара – ул халык хәтерендә яши"


11 октябрь Казанның Камал театрында күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышланган иҗади кичә узды. Язучы истәлегенә багышланган театраль атналыкка да йомгак ясалды. Дусты, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев Туфан аганың өченче гомере баруын әйтте.

Әдәби-музыкаль кичәнең сценаристы Илгиз Зәйниев һәм режиссер Радик Бариев Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышланган тамашаны гадәти булмаган форматта оештырырга тырышканнар. Әлеге чарада туганнарының рөхсәте белән төрле хатын-кызлар белән төшкән яшерен фотолары, халыкка чыкмаган язмалары тупланган җыентыгы, “Мулла” пьесасы буенча төшереләчәк фильмыннан өзекләр беренче тапкыр тамашачыга күрсәтелде.

Видеоэкранда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Туфан Миңнуллинга карата булган фикерләре дә ишеттерелде.

“Мин аның бер җөмлә белән бик зур фикер әйтә алуына шакката идем, аның һәрбер мәсьәләгә үз фикере булды. Син теләгәнчә генә сөйләми иде. Туфан ага һәрвакыт милләт, халык, татар халкы, республика дип янып-көеп йөрде”, диде Миңнеханов экран аша Камал сәхнәсендә.

“Президент сүзләренә мин тулысынча кушылам”, дип башлады сүзен беренче булып рәсми чыгыш ясаучы республиканың Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

“Туфан абыйның тормышы, аның иҗаты, аның йөрәге татар милли театры белән бәйле. Туфан Миңнуллин – ул дәүләт кешесе дә иде. Дәүләт шурасында депутатлар күп һәм төрле, ләкин Туфан ага кебек сизгер, йомшак урыннарны шундук сизеп алып, чәчрәп торучылар сирәк. Һәрвакыт ишетә белде һәм аның сүзен дә ишетә иделәр. Ул даими дәүләт халыкка хезмәт итәргә, аның хокукларын якларга тиеш дип әйтә килде”, ди Римма ханым.

“Бу дөньяда һәрберебезгә дә ике гомер бирелә – берсе фани дөнья булса, икенчесе ахирәттә. Әмма Туфан агага өченчесе дә бирелгән – ул халык хәтерендәге гомер һәм ул иң озыны, иң кадерлеседер.

Туфан исемен белмәгән, ишетмәгән, аның пьесаларын укымаган, куелган әсәрләрен карамаган кеше юктыр ул. Ләкин Туфан Миңнуллинның әле күпләр белмәгән серләре дә бар. Ул шулкадәр киң колачлы, искиткеч бай күңелле шәхес иде. Без аны яңа ача гына барабыз.

Туфан аганың һәрчак көтмәгән вакытта сорау бирә торган гадәте бар иде. Сессия вакытында хөкемдар билгеләгән чакта ул һәрчак “сезнең өчен язылган кануннармы, әллә язылмаган кешелек кануннары мөһимрәкме?” дип сорый иде. Беркайчан берни яшермәде, һәрчак сүзен кычкырып әйтте”, дип искә алды Разил Вәлиев.

Бергә үскән яшьтәшләре, иҗатташ дуслары, туганнары да тамашачы алдында Туфан ага турындагы хәтирәләрен ничек бар - шулай сөйләде. Кызы Әлфия Миңнуллинаның чыгышы бигрәк тә истә калырлык булды, күпләр аны әтисенә ошатты.

“Ул кайчандыр яшьлегендә төзәтә алмаслык хата эшләгән кеше. Әти аның өчен гомер буе өзгәләнеп яшәде һәм әлеге хатасы турында әсәрләрендә дә язды, сәяси эшчәнлегендә дә әйтеп килде. Катнаш никах бәлаләре, ата-аналарның балаларына ана телен өйрәтмәүләре – аны чын-чынлап борчыды.

Бүген әти исән булса, сәхнәдә үзе басып торыр иде, Туфанның бәреп әйтә торган сүзеннән эреле-ваклы “начальство” чабышып, түрәләр янында булгач файдасы тимәсме дип ышкылып йөрүчеләр дә күзгә чалыныр иде... Моңсу булса да, шунысы күңелле - ыгы-зыгысы юк”, дип тәмамлады сүзен Әлфия ханым.

Туганнарының, гаиләсенең Туфан аганы юксынуы нык сизелде. “Аның турында сөйләп бетерерлек түгел, ул бик тә катлаулы шәхес, талантлы кешеләргә хас бар үзенчәлекләр дә тупланган иде аңарда, түзсәң - түзәсең, түзмәсәң - юк. Туфан кебек шәхес белән яшәвемне үземә зур бәхет дип саныйм”, ди хатыны Нәҗибә Ихсанова.

Бу кичне юбилярның истәлегенә багышланган театраль атналыкка да йомгак ясалды. Шул вакыт эчендә Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар - “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргери кияүләре”, "Ай булмаса, йолдыз бар", “Мулла”... Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә иреште. “Казан” бию ансамбле “Әлдермәштән Әлмәндәр”не уйнап кына түгел, биеп тә күрсәтте.

Камал артистлары драматургның туган авылы Олы Мәрәтхуҗага махсус барып, авылдашлары, сыйныфташлары белән әңгәмәләр эшләгәннәр. Туфан ага белән бергә уйнап үскән күрше-күләне шулай ук хәтирәләрен яңартып, юксыну-сагынуларын җиткергәннәр.

“Туфан ага арабыздан киткәч, безнең канатларыбыз сынды, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, ярдәм итүчебез дә юк хәзер”, диде Олы Мәрәтхуҗага халкы.

XS
SM
MD
LG